Логотип «Мәйдан» журналы

Өч әлмәтле ханым - террористик оешмада?

Өч әлмәтле хатын-кызны  «Хизб ут-Тахрир» террористик оешмасында катнашуда гаеплиләр.«Коммерсант» хәбәр итүенчә, аларның кайберләренең ирләре «террорчылык» маддәсе буенча хөкем ителгән.24 март көнне ир...


Өч әлмәтле хатын-кызны  «Хизб ут-Тахрир» террористик оешмасында катнашуда гаеплиләр.



be15389c45dbd773c1a0e3b4c3c2b3e0_XL
«Коммерсант» хәбәр итүенчә, аларның кайберләренең ирләре «террорчылык» маддәсе буенча хөкем ителгән.
24 март көнне иртән мөселман хатын-кызларның өендә тентү башланган. Аның барышында тыелган әдәбият табылган. Гөлия Мөхәммәтҗанова, Эльвира Әхмәтҗанова, Ирина Фәррахова ФСБ идарәсенә китерелгәннәр. Шәһәр суды карары белән әлеге ханымнар өй арестында. Аларга карата «РФдә террористик дип танылган оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тик ТР УФСБсында мөселман хатын-кызларны тоткарлау фактын расламаганнар да, кире дә какмаганнар.

 
http://almet-rt.ru/tt



 

Комментарийлар