Логотип «Мәйдан» журналы

Нурлатта 3,5 метрлы пирог пешергәннәр

Узган атна ахырында Нурлатта Шәһәр көне бәйрәм ителде, дип хәбәр итә районның җирле газетасы. Фото: http://www.nurlat-tat.ru/Бәйрәм уңаеннан шәхси эшмәкәр Сати Шахназарян 3 метр 55 сантиметрлы пирог п...

Узган атна ахырында Нурлатта Шәһәр көне бәйрәм ителде, дип хәбәр итә районның җирле газетасы.
7197cdcb5d12a09fc298c6fa97dd91af_L Фото: http://www.nurlat-tat.ru/
Бәйрәм уңаеннан шәхси эшмәкәр Сати Шахназарян 3 метр 55 сантиметрлы пирог пешергән, өстенә Нурлатка мәхәббәтен аңлатып язган. Аны пешерү өчен 18 кг он, 30 данә йомырка, 22 кг эчлек һ.б. продуктлар алынган. Эчлеге - алмадан, ә йөрәк сурәте кура җиләгеннән ясалган. Шәһәр халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар гадәти булмаган пирогны бик яратып, рәхмәтләр әйтеп сыйланган. Ә иң беренче кисәкне муниципалитет башлыгы Равил Кузюров үз куллары белән кисеп ашап караган.
Шәһәр көнендә мәдәни программа кызыклы итеп оештырылган, сюрпризлар да күп булган. Бәйрәмгә Эквадордан кечуа кабиләсе вәкиле – урам артисты Альберто Мальдонадо килгән. Аның башкаруындагы Көньяк Америка җирле халыкларының этник музыкасы, костюмнары, экзотик сувенирлары халыкта зур кызыксыну уяткан.
Clipboard119
 

Комментарийлар