Логотип «Мәйдан» журналы

Нур

Тавышыңны биеккәрәк очыр –Түбәләрдән биек, болыттан…Юкса, сизәсеңме, ул үзенеңКаян иңгәнен үк оныткан.Саташтырган аны мактауларыӨч борынга кергән дусларның,Юкса күптән ятлап бетерсә дәЯлагайлык сеңгән...

Тавышыңны биеккәрәк очыр –
Түбәләрдән биек, болыттан…
Юкса, сизәсеңме, ул үзенең
Каян иңгәнен үк оныткан.
Саташтырган аны мактаулары
Өч борынга кергән дусларның,
Юкса күптән ятлап бетерсә дә
Ялагайлык сеңгән тостларын.
Карашыңны биеккәрәк очыр:
Ватаныңа күз сал биектән, –
Аз булдымы сине, шамакайдай,
«Әпипә»гә алдап биеткән?!
– Син басмасаң, – диеп, – үзем басам,
Һәм сындырам идән тактасын…
Идән такталары сынып беткәч,
Даулар, бәлки, оҗмах бакчасын.
 

 Луиза ЯНСУАР


Фото:

Комментарийлар