Логотип «Мәйдан» журналы

Нотык

Гомер буе гәзит-журналларда эшләп, иң могътәбәр, иң тәҗрибәле журналист буларак танылган Рәхмәтулла Сәмигулловичны иртәгә бик җаваплы очрашу көтә иде.

Башкалага океан артындагы олуг мәмләкәт патшасы килә, аның белән күрешү-гәпләшү мөмкинлеге санаулы кешеләргә генә тиясе икән. Рәхмәтулла әнә шул исемлеккә кергән бәхетле җаннарның берсе иде.
...Мәртәбәле кунакның нибары өч сорауга җавап бирәчәге мәгълүм булды. Вәкарь белән генә торып баскан кара чутыр журналист, микрофон алдына килеп, ахирәтенә эндәшкән тыныч тавыш белән:
– Сез нишләп атом-төш коралларын җир йөзеннән себереп түгү өчен бармакка бармак та сукмыйсыз? – дип сорады.
Бик тәфсилле җаваптан соң рус гәзите журналисты сөале яңгырады:
– Сез безнең элекке патшаны ныграк ярата идегезме, әллә хәзергесенме?
Чират Рәхмәтуллага җиткәч, үзе белән таныштыруны да көтеп тормады, чәчрәп алга чыкты. Бер сорау урынына бишне биргәнен дә абайламады ул:
– Милләтебезгә эчке көрәш игълан ителгәнен беләсезме? Телебезне, мәдәниятебезне бетерү өчен адәм башы җитмәс ысулларны нинди роботлар уйлап чыгара? Мәктәпләрне тамырдан корыту идеясе кемнеке? Авылларның язмышы кыл өстендә икәнен беләсезме?..
Бу сорауларны тәрҗемә итеп, кунакның колагына пышылдап барган тылмач тирләп-пешеп чыкты. Куеныннан сөлге кадәр кулъяулык чыгарып, маңгаен, муенын сөртергә тотынды.
…Шыбыр тиргә батып уянып киткән Рәхмәтулла, үзенең төшләнеп ятуын аңлагач, җиңел сулап куйды. Инде кырык кат укылып, эт талаган кыяфәткә кергән кәгазь битен мендәр астыннан үрелеп алды. Бүгенге очрашу өчен әзерләнгән нотыгын өтеренә кадәр ятлап бетерсә дә, янә бер кат күз йөгертеп чыгуны кирәк тапты: «Хөрмәтле кунагыбыз! Безнең белән очрашуга килгән өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Мондый мөмкинлек тудырган өчен бөтен җитәкчеләргә зур рәхмәт. Форсаттан файдаланып, илдәшләргә, җирдәшләргә, авылдашларга, күршеләргә, хәләл җефетемә, балаларыма һәм дә ки океан артында яшәп ятучы кемсәләргә кайнар сәламнәремне җибәреп калам». Рәхмәтулла, чыгышының гаять тәэсирле булачагын күзаллап, рәхәтләнеп киерелеп алды…
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар