Логотип «Мәйдан» журналы

Нишләттең?!

Кинәт миңа арыш басулары,киң болыннар шундый кадерле!..Иделемә карыйм, күзләремнеалалмыйча таңга кадәрле.Йөрәгемне нидер чәнчеп ала,алтын көннәремне сагынам…Керфектәге ут шар аша багамалсуланган офык...

Кинәт миңа арыш басулары,
киң болыннар шундый кадерле!..
Иделемә карыйм, күзләремне
алалмыйча таңга кадәрле.
Йөрәгемне нидер чәнчеп ала,
алтын көннәремне сагынам…
Керфектәге ут шар аша багам
алсуланган офык ягына.
…Тыныч кына гомер кичкән чакта,
шатлык-кайгыларны ишәйттең;
Күкрәгемдә йөрәк барын тоям!..
Мәхәббәт, син мине нишләттең?!
 

Фәннур САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) kotkoa - ru.freepik.com

Комментарийлар