Логотип «Мәйдан» журналы

Николай Грахов шигырьләре (С.РӘХМӘТУЛЛА тәрҗемәсе)

* * *Бер бәла бар: «намус» дип атала,Хәтәр – җуйсам аны капылдан.Гомер – озын повесть: язам – гүяЯланаяк атлыйм камылдан.Барып җитә алмасны да беләмӘйбәт тормыш булган җирләргә.Аңлы килеш нигә, изү ач...

* * *
Бер бәла бар: «намус» дип атала,
Хәтәр – җуйсам аны капылдан.
Гомер – озын повесть: язам – гүя
Яланаяк атлыйм камылдан.
Барып җитә алмасны да беләм
Әйбәт тормыш булган җирләргә.
Аңлы килеш нигә, изү ачып,
Каршы барам икән җилләргә?
Беләм: намус – эчпошыргыч нәрсә –
Туктамаска табар мең җаен.
Бу юлымнан эш тә коткаралмас,
Коткарыр тик үлем, мөгаен...
 
* * *
Аһ, көндәлек мәшәкатьләр басты,
Бетте, дускай, иҗат үткерең.
Һәм... мәһабәт кыяфәт тә шиңде –
Йомарланды дәфтәр битләрең.
Олы хисләр, зур фикерләр эзләп,
Баш ватканнар синдәй азмы соң?
Кем идең – шул булып калдың һаман –
Көнләшерлек түгел язмышың!..
Үз чорыңны колачларга идең,
Җырларыңа... фәкать... су кушып.
Яшьни алмадың син... яшәдең син,
Үз сагышың белән сыешып...
Шул сагышлы башкаеңны селкеп,
Карар кылдың:
– Булмый!.. Булмаса...
Ай астында үз юлым да бардыр,
Нәкъ «үз юлым» – иң чын юл ласа!..
 
* * *
Көтү сагышлары – юанычсыз
Һәм нәрсәдер булыр чыннан да:
Күз яшьләрең күреп, чатнар сыман
Мәңгелектә мәңге җиһан да.
Бәхет – җимерелгән, дөньялары
Асты-өскә килеп бетәчәк –
Бәла ялгыз йөрми: ул аны да
Һәм сине дә ялгыз итәчәк!..
 
* * *
Дөньяда без нигә яшибез соң?
Җир йөзендә безне ни тота? –
Шул хакларда бала-чагаларның
Соравы да инде йончыта.
Без бит... без бит гел-гел ашыгабыз,
Көннәр аша узып көннәргә...
Җаваплырыбызның шомалыгы
Тынгы бирер икән кемнәргә?
Без, палуба матрослары сыман,
Чумганбыз һич бетмәс эшләргә.
Бала-чага сорауларына да
Җавап табып булмый – нишләргә?..
 
* * *
Әгәр тормыш янә очраштырса –
Ул чак моны уйлар идекме? –
Чыннан да, без икәү бу уенны
Тагын да бер уйнар идекме?
Шатлык мәллә – канат сындырулар?
Рәхәт мәллә – алу ялган дан?
Һәм түзәрме йөрәк бу хисләрне
Кичергәндә кабат – яңадан?..

Комментарийлар