Логотип «Мәйдан» журналы

Нигез

Дөнья шавы миңа таба ава.Хәрәкәтен тоям, һәлакәтен.Тынар беркөн, төпкән сынар беркөн,Каберташы калыр. Калыр хәтер. Бүгенгемдә дөнья шаулап тора,Дулап тора иске җете хисләр.Җир күчәре какшый, дөнь...

Дөнья шавы миңа таба ава.
Хәрәкәтен тоям, һәлакәтен.
Тынар беркөн, төпкән сынар беркөн,
Каберташы калыр. Калыр хәтер.
 
Бүгенгемдә дөнья шаулап тора,
Дулап тора иске җете хисләр.
Җир күчәре какшый, дөньялыкта
Давыл тыны, шомлы җилләр исә.
 
Терәү эзли адәм калебендә –
Авар урын барлый ыңгырашып.
Читтән карап тора, карый чиктән
Бабамнардан калган нигез ташы.
 
Дөньясында дары да бар, уты да бар,
Яра да бар, дәва да бар яраларга...
Иртәгәмә язмыш язамыни –
Узган чорлар – чуар каралама.
 
Иңнәремнән салып сагышларын,
Төнне кичәм, иртәгәмә күчәм.
Бабамнардан нигез ташы калган –
Җир үзәге шушы, шушы күчәр!
 
Әйлән-бәйлән килгән дөньялыкка
Үз күчәрем, үз үлчәмем барда,
Ташуларга ташласа да заман,
Чыгарым бар димен каршы ярга.
 
Дөнья шавы миңа таба ага,
Үзәгемнән уза чарасыз моң.
Аяк терәр үз нигезем булсын.
Нигеземнән язсам, чарасызмын.
 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Фото: https://pixabay.com



«Мәйдан» №3, 2022 ел.



Комментарийлар