Логотип «Мәйдан» журналы

Нигез

Өй каршындагы шомыртымСыгылганда җилләрдә,Чыгып киткән идем мин дәЕрак-ерак җирләргә.Һәр көне гомергә тиң,Йөрелде еракларда.Миңа таныш түгел кошларСайрады куакларда.Чит чишмәдән су эчелдеЧит-ят үләнгә...

Өй каршындагы шомыртым
Сыгылганда җилләрдә,
Чыгып киткән идем мин дә
Ерак-ерак җирләргә.
Һәр көне гомергә тиң,
Йөрелде еракларда.
Миңа таныш түгел кошлар
Сайрады куакларда.
Чит чишмәдән су эчелде
Чит-ят үләнгә ятып.
Акты еллар елатып та,
Акты еллар юатып.
Төшкә генә керде нигез,
Судан кайтучы әни,
Шомырт җыючы энекәш –
Хәтеремне телгәли.
Җилкапкалы нәни өем
Бу җиһанда бердәнбер.
…Туган якка бик көттереп
Кайтылгандыр елга бер.
Өй каршындагы шомыртым
Үкседе дә җилләрдә,
Әни, энекәшне алып,
Китеп барды бик еракка –
Кайталмаслык җирләргә.
Таң җилләре сөеп кенә
Капканы каксачы ла…
Шомырт үскән бу урында
Бәрәңге бакчасы ла.
Басып торам ялгыз башым,
Гөлләр гөлгә үрелә.
Үткән гомер бер-бер артлы
Хәтеремдә терелә.
Чү! Бу ни бу?
Нәкъ каршымда
Шомырт акка төренә.
Шомыртның Һәр ботагына
Таң нурлары эленә.
Нәни өйнең тәрәзәсен
Сыйпый яран гөл генә.
Песи малае, сөт сорап,
Килә баскыч төбенә.
Мине килеп кочмак булып
Җилләнеп куя шомырт.
Ачыла да җилкапка,
Әнием һәм энекәшем
Урамга чыга шыпырт.
Табаннарын ялтыратып,
Энекәш чаба алдан…
Киттеләр… Аларны инде
Мин куып җитә алмам…
Үткәннәр, бер яра булып,
Хәтердә генә калган.
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар