Логотип «Мәйдан» журналы

Нигә кадерсез соң без, кадерсез?

Нигә кадерсез соң без, кадерсез?Була кайчак: югаласы киләХәбәр-хәтерсез һәм каберсез... Килә кайчак китеп югаласы...Рәхимсезлек патшалыгын ташлап,Гаршеләргә – күккә ашасы... Китеп югаласы ки...

Нигә кадерсез соң без, кадерсез?
Була кайчак: югаласы килә
Хәбәр-хәтерсез һәм каберсез...
 
Килә кайчак китеп югаласы...
Рәхимсезлек патшалыгын ташлап,
Гаршеләргә – күккә ашасы...
 
Китеп югаласы килә кайчак...
Бераз гына мин җитмәүне тоеп,
Эзләп табар, бәлки, Киләчәк?
 
Киләчәк тә дәшми, Алла да...
Югалырлар шулай миннән соң да,
Югалганнар миннән алда да.
 
Ник кадерсез соң без, кадерсез?
Күкрәкләрне киереп, иркен сулап,
Бер җырлыйсы килә – хәмерсез.
 
Бу гөнаһлы җирдән китәлмәм,
Арды инде җаным җылы көтеп,
Ахры, язга барып җитәлмәм.
 
Күк алмаса әгәр, Җир алыр,
Безне кабул иткән каберлекләр
Мәңгелектә эзсез югалыр...
Күк астында, балкып, Җир калыр,
Юксынырга, бәлки, җыр калыр.
 

Илдар ЮЗЕЕВ


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар