Логотип «Мәйдан» журналы

Нигә Чаллыда күрсәткечләрне тәрҗемә итүдә кыенлыклар туа?

Шәһәр эчендә йөргәндә юл, урам һ.б. турындагы күрсәткечләр бик зур роль уйный.Шулай да, "Чаллы-ТВ" хәбәр итүенчә, шәһәрдә хаталы язылган күрсәткечләр дә күп очрый. Бу мәсьәлә бигрәк тә татарчага тәрҗе...

Шәһәр эчендә йөргәндә юл, урам һ.б. турындагы күрсәткечләр бик зур роль уйный.
Шулай да, "Чаллы-ТВ" хәбәр итүенчә, шәһәрдә хаталы язылган күрсәткечләр дә күп очрый. Бу мәсьәлә бигрәк тә татарчага тәрҗемә ителгәннәренә кагыла.
Бездә барлык күрсәткечләр дә ике телдә - русча һәм татарча булырга тиеш. Әмма кайвакытта татарча язылырга тиешле өлешендә күренекле шәхес исемнәре белән аталган урамнар да күрсәткечтә русча язылуы күпләребезне борчыйдыр. Мәсәлән, мондый хатаны Хәсән Туфан - Чулман проспектлары кисешкән урында күрергә була: анда Хасана Туфана һәм Раиса Беляева дип русча гына язылган.
Җиңү паркы тукталышы исемен бөтенләй дә тәрҗемә итеп тормаганнар, дип ассызыклый "Чаллы-ТВ". Ул “Парк Победы” дип кенә язылган.
20_29 Фото: chelny.info
65 нче мәхәлләдә кара-каршы торучы ике йорт күрсәткечендә бер үк урам исеме ике төрле язылган: берсендә танылган язучының исемен Гадель Кутуй, ә икенчесендә Адель Кутуй дип язганнар. (Беренчесе - дөрес).
"Кафе Уют" тукталышына якынлашканда Яшьлек проспекты һәм Татарстан урамы күрсәткечләре урнашкан. Анда Яшьлекне русча язганда нечкәлек билгесе төшеп калган.
"Бу хаталар белән көрәшү өчен белгечләр, филологлар, татар теле укытучылары, журналистлар, язучылардан ярдәм сорарга кирәк. Без үз телебезне сакларга тиеш!" - ди Язучылар берлеге һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Мирһади Разов.
Журналистлар шәһәрнең топонимик комиссиясеннән нигә мондый хаталар китүе турында кызыксынды. Анда комиссияне урам яисә объектның нинди исем белән аталуын бары тик раслау белән генә шөгыльләнә дип белдерделәр. Башкасы өчен заказны үтәүче җавап бирә икән.
Күрәсең, шәһәрдә бу эшне катгыйрак контрольдә тотарга кирәк.
 
 

Комментарийлар