Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчендер үзгә

Кояш — шул үк Кояш инде,Әмма бераз сүрәнләнгән,Чигәсенең чәчләренәКырау бәргән. Ай да шул үк Ай бит инде,Тик күзләрендә моңсулык-Без бәхетлеләргә карыйНәүмиз булып. Көн дә шул үк көн бит инд...

Кояш — шул үк Кояш инде,
Әмма бераз сүрәнләнгән,
Чигәсенең чәчләренә
Кырау бәргән.
 
Ай да шул үк Ай бит инде,
Тик күзләрендә моңсулык-
Без бәхетлеләргә карый
Нәүмиз булып.
 
Көн дә шул үк көн бит инде,
Тиле-миле тик һавасы —
Аңа да кирәк тукталып
Уйланасы...
 
Төне дә шул үк төн сыман,
Әмма башка яктлыгы —
Караңгылык челтәреннән
Ага моңы.
 
Без үзебез дә — үзебез,
Бездә булган — үзебездә...
..Тик нигәдер көн дә, төн дә,
Ай-Кояш та үзгә.
 

Мөдәррис Әгъләмов


Фото: freepik.com/

Комментарийлар