Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен Польшада яшәүче хатын-кызлар яман шеш белән сирәк авырый?

Кәбестәнең витаминнарга бай файдалы яшелчә икәнен барыбыз да яхшы белә.Кәбестәдә даруның үзе түгел, ә аның “ярымфабрикаты” бар. Ул күзәнәкләрдән чыгучы ферментлар тәэсире нәтиҗәсендә активлаша һәм изо...

Кәбестәнең витаминнарга бай файдалы яшелчә икәнен барыбыз да яхшы белә.
Кәбестәдә даруның үзе түгел, ә аның “ярымфабрикаты” бар. Ул күзәнәкләрдән чыгучы ферментлар тәэсире нәтиҗәсендә активлаша һәм изотиоцианат дигән матдәләр төркеменә әйләнә. Алар яман шешкә каршы тора. Ул хатын-кызларда була торган күкрәк яман шешенә каршы бигрәк тә файдалы.
Шушы авыру һәм кәбестә белән “поляк парадоксы” бәйле. Польшада яшәүче хатын-кызларда бу яман шеш сирәк очрый. Әмма алар АКШка күченеп китсә, бу ил хатыннары кебек үк күкрәк яман шеше белән авырый башлыйлар. Баксаң, бөтен хикмәт тозлы кәбестәдә икән. Кәбестә тозлангач, анда изотиоцианат барлыкка килә. Америкада исә мондый тозлы кәбестәне сату тыела. Бу продукт зарарлы санала. Америкалылар кәбестәне үзләре өчен генә тозлый ала.
Солянка, голубцы һәм щидагы кәбестәнең файдасы азрак. Аларны пешергәндә кәбестә эре итеп турала, югары температура тәэсирендә әзерләнә. Парда пешерелгән кәбестә файдалырак.
 

Фото: pixabay.com.


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Ni-chen-Polshada-yash-che-hatin-kizlar-yaman-shesh-bel-n-sir-k-aviriy-722679/

Комментарийлар