Логотип «Мәйдан» журналы

Хатирәләр барлаганда

Хә­нә­фи ага Ман­на­пов­ның әле ге­нә га­зе­та­да би­рел­гән яз­ма­сын укыйм да уй­га ка­лам. Ва­кы­ты, ке­ше­лә­ре уй­лан­ды­ра. Хә­нә­фи ага, Зәй­нәп апа... Алар бе­лән мин бе­рен­че мәр­тә­бә шул 1...

Хә­нә­фи ага Ман­на­пов­ның әле ге­нә га­зе­та­да би­рел­гән яз­ма­сын укыйм да уй­га ка­лам. Ва­кы­ты, ке­ше­лә­ре уй­лан­ды­ра. Хә­нә­фи ага, Зәй­нәп апа... Алар бе­лән мин бе­рен­че мәр­тә­бә шул 1963 ел­ның кө­зен­дә оч­раш­тым. Әле Ка­зан­да пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да укы­ган­да ук «Та­тарс­тан яшь­лә­ре» га­зе­та­сы кар­шын­да оеш­кан әдә­би тү­гә­рәк­кә йө­ри идем. Инс­ти­тут­ның үзен­дә дә әдә­би тү­гә­рәк эш­ли иде. Бик­лән ур­та мәк­тә­бе­нә та­рих укы­ту­чы­сы бу­лып кайт­кач, Ка­зан­да­гы шул әдә­би дөнья, шигъ­ри җан­лы ип­тәш­ләр са­гын­ды­ра баш­ла­ды. Ки­рәк, бик ки­рәк иде әдә­би мо­хит ка­лә­ме ны­гып җит­мә­гән ке­ше­гә. Ми­нут­лык йом­ша­ру­лар, рух­таш­лар эз­ләү әнә шу­ның ар­ка­сын­да бул­ган­дыр ул ча­гын­да.
Бе­рен­че тап­кыр Чал­лы ре­дак­ци­я­се­нә кер­дем. Ура­мы һәм ва­кы­ты өчен шак­тый аб­руй­лы кү­рен­гән ике кат­лы са­ры йорт. Мен­гән­дә, си­не сы­на­ган­дай итеп, бас­кыч­ла­ры шы­гыр­дап то­ра. Ан­да ишек, мон­да ишек... Ки­рәк­ле­се кай­да? Күр­ше Таш­лык еге­те Мөс­лах Та­җи­ның ре­дак­ци­я­дә эш­ләү­че ачык йөз­ле, һәр әдә­би сүз­гә шат­ла­на бе­лү­че ке­ше­ләр ту­рын­да күп мәр­тә­бә сөй­лә­гә­не бар иде. Кай­сы бүл­мә­дә алар? Уң як­та­гы бүл­мә­ләр­нең бер­се­нә ке­рер­гә ки­рәк­ле­ген әйт­те­ләр. Ан­да ике ха­тын-кыз уты­ра. Бер­се өл­кән­рәк яшь­тә, икен­че­се яшь кү­ре­нә. Алар Зәй­нәп Җи­һан­ши­на бе­лән За­һи­дә Нә­биул­ли­на иде. Озак та үт­мә­де, ур­та буй­лы, тү­гә­рәк йөз­ле, кы­зу хә­рә­кәт­ле ке­ше ки­леп кер­де, ке­рү бе­лән үк нин­ди­дер ашы­гыч ма­те­ри­ал­лар со­ра­ды. Хә­те­рем­дә шу­лай тын­гы­сыз бу­лып кал­ган бу ке­ше Хә­нә­фи Ман­на­пов иде. Та­ны­шу, якын бу­лып та, күп­тән кү­реш­ми тор­ган ке­ше­ләр­не­ке ши­кел­ле, күп со­рау­лар­дан һәм җа­вап­лар­дан тор­ды. Ре­дак­ци­я­дә бе­рен­че бу­лу­ым­нан соң мин­дә нин­ди­дер ыша­ныч ар­та төш­те, як­ты кар­шы алу­ла­ры өчен ан­да­гы­лар­га кү­ңе­лем­нән кат-кат рәх­мәт укы­дым.
Шун­нан соң Чал­лы­га кил­гән са­ен ре­дак­ци­я­гә ке­рә тор­ган бул­дым. Кер­гән са­ен я ре­дак­ци­я­гә кил­гән ши­гырь­ләр­не ка­раш­ты­рам, я үз ши­гырь­лә­рем­не кал­ды­ра идем. Ул ча­гын­да ук Хә­нә­фи ага бар­лык ка­ләм тиб­рә­тү­че­ләр­не бер­ләш­те­рү ча­ра­сын кү­рә иде. Ра­йон зур, ав­тор­лар төр­ле авыл­лар­да яши­ләр. Алар­ның иҗа­ты­на дө­рес юнә­леш би­рү өчен әдә­би тү­гә­рәк ки­рәк иде. Та­гын шу­ны­сы да бар: Та­тарс­тан Язу­чы­лар со­ю­зы кар­шын­да оеш­ты­рыл­ган яшь­ләр бе­лән эш­ләү ко­мис­си­я­се пред­се­да­те­ле А. Го­мәр «Ком­му­низм бай­ра­гы» га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се­нә әдә­би эш­не җан­лан­ды­ру ки­рәк­ле­ге ту­рын­да рәс­ми кә­газь җи­бәр­гән иде. Ка­зан язу­чы­ла­ры­ның яр­дәм ку­лы су­зар­га әзер то­руы да әй­тел­гән. Элек тә әдә­би­ят­ка би­рел­гән ке­ше­ләр­гә – Хә­нә­фи ага һәм Зәй­нәп апа­га – әдә­би көч­ләр­не туп­лау­да зур та­я­ныч иде бу.
Хә­нә­фи Ман­на­пов – Дон­басс шах­тер­ла­ры ара­сын­да по­ли­тик һәм граж­дан­лык чы­ны­гуы ал­ган жур­на­лист, 11–12 мең ти­раж­лы та­тар те­лен­дә­ге га­зе­та­ны чы­га­ру­чы­лар­ның бер­се. Шул га­зе­та­лар­ның бер­сен­дә язу­чы Нә­би Дәү­ли­нең рә­се­ме ур­наш­ты­рыл­ган. Хә­нә­фи Ман­на­пов ул ча­гын­да үзе дә әдә­би әсәр­ләр яза. Аның бер озын ши­гы­ре күз ал­дын­да то­ра. Кай­бер җи­ре­нә шә­мә­хә ка­ра бе­лән тө­зәт­мә кер­тел­гән. Хә­нә­фи ага әй­тү­е­нә ка­ра­ган­да, Дон­басс­та ча­гын­да аны Му­са Җә­лил тө­зәт­кән икән. Ан­на­ры СССР Язу­чы­лар со­ю­зы член­лы­гы­на кан­ди­дат бул­ган Хә­нә­фи Ман­на­пов озак ел­лар «Со­ци­а­лис­тик Та­тарс­тан» га­зе­та­сы кор­рес­пон­ден­ты бу­лып эш­лә­гән­дә дә, «Ком­му­низм бай­ра­гы» га­зе­та­сын чы­гар­ган­да да күп сан­лы хи­кә­я­ләр, очерк­лар язу­ын дә­вам итә.
Зәй­нәп Җи­һан­ши­на шу­лай ук әдә­би­ят бе­лән шө­гыль­лә­нә иде. Аның неч­кә хис­ле ши­гырь­лә­ре ул чак­та­гы га­зе­та уку­чы­лар­ның кү­бе­се­нә та­ныш. Лә­кин аның чын та­лан­ты дра­ма­тур­ги­я­дә ачыл­ды.
Хә­нә­фи ага һәм Зәй­нәп апа ты­рыш­лы­гы бе­лән туп­лан­ган тү­гә­рәк 1964 ел­ның 24 гыйн­вар уты­ры­шын­да әдә­би бер­ләш­мә исе­мен ал­ды. Ое­шу уты­ры­шын ша­гыйрь Зә­ки Ну­ри үт­кәр­де. Ул уты­рыш­ка И. Рә­хи­мов, К. Ти­та­ев, Р. Нә­гый­мул­лин, Р. Мәү­җи­ев, М. Әгъ­лә­мов, А. Кол­че­рин, М. Та­җи­ев һәм мин кил­гән идек. 15 фев­раль­дә уз­ды­рыл­ган икен­че уты­рыш­та ми­не бер­ләш­мә җи­тәк­че­се итеп сай­ла­ды­лар.
Бер­ләш­мә уты­ры­шы ай­га бер мәр­тә­бә бу­ла иде. Үз­лә­ре­нең әсәр­лә­ре тик­ше­ре­лә­чә­ген ав­тор­лар ал­дан ук бел­де­ләр. Алар­ның әсәр­лә­рен ма­шин­ка­да бас­ты­рып тик­ше­рү га­дәт­кә кер­гән иде. Уты­рыш­лар­га ча­кы­ру­ны Хә­нә­фи ага үзе оеш­тыр­ды. Бер­ләш­мә член­на­ры­на уты­рыш кө­нен күр­сә­теп ча­кы­ру җи­бә­ре­лә. Алар өчен ку­нак­ха­нә­дә урын кал­ды­ры­ла. Юл­да йө­рү, ку­ну өчен чы­гым­ны ре­дак­ция үз өс­те­нә ала иде, тәү­лек­лек тә тү­лә­нел­де. Бу кай­гыр­ту ба­ры­сы да Хә­нә­фи ага­ның ты­рыш­лы­гы ар­ка­сын­да бул­ды. Шун­дый бер хәл ис­тә кал­ган. Уты­рыш бу­ла­сы көн­не ми­не мәк­тәп­тән җи­бәр­мә­де­ләр. Ра­йон мә­га­риф бү­ле­ген­нән куст мәк­тәп­лә­ре ди­рек­тор­ла­ры өчен ачык дә­рес би­рер­гә куш­ты­лар. Ул көн­не бул­мый­ча, ачык дә­рес икен­че, ан­на­ры өчен­че көн­гә чи­ге­рел­де. Бер­ләш­мә уты­ры­шы да баш­ка көн­гә кү­че­рел­де. Мо­ны урын­нар­га опе­ра­тив рә­веш­тә Хә­нә­фи ага хә­бәр ит­те.
Уты­рыш­лар­да баш­лы­ча ае­рым әсәр­ләр ту­рын­да фи­кер алы­шу оеш­ты­рыл­ды. Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, ул уты­рыш­лар­га уку­чы­лар да ки­лә иде. Мө­дәр­рис Әгъ­лә­мов ул ва­кыт­лар­да Тү­бән Биш ур­та мәк­тә­бе­нең юга­ры класс­ла­рын­да укый иде. Аның ши­гырь­лә­ре эч­кер­сез­ле­ге, дөнь­я­ны об­раз­лы итеп кү­зал­ла­вы бе­лән җә­леп ит­те­ләр. То­ра-ба­ра Мө­дәр­рис үзе баш­ка ав­тор­лар­ның ши­гырь­лә­ре­нә ана­лиз ясый тор­ган бу­лып кит­те. 1964–1968 ел­лар­да аның иш­гырь­лә­ре га­зе­та бит­лә­рен­дә бик күп би­рел­де. «Ком­му­низм бай­ра­гы» бит­лә­рен­дә 80 гә якын ши­гы­ре ба­сы­лып чык­ты. Яр­сып, ка­нат­ла­нып яза иде Мө­дәр­рис ши­гырь­ләр­не.
Ра­зил Вә­ли­ев – әдә­би бер­ләш­мә­дә кө­чен та­ты­ган икен­че сә­ләт­ле як­та­шы­быз. Авыл­да­шы ша­гыйрь Мөс­лах Та­җи­ның ши­гырь­лә­ре аны да иҗат дәр­те­нә чум­дыр­ган, кү­рә­сең – Тү­бән Ка­ма шә­һә­ре­нең 1 нче ур­та мәк­тә­бен­дә укы­ган­да мә­ка­лә­ләр, ши­гырь­ләр яза. «Ми­нем үзем­нең хә­зер үз шә­кер­тем бар. Әдә­би­ят­ка га­шыйк бер егет. Тү­бән Ка­ма­да уку­чы», – дип яза Мөс­лах ре­дак­ци­я­гә, яшь авыл­да­шы­ның уңы­шы­на ку­а­нып. Шу­ны ак­лар­га те­лә­гән­дәй, 10 «В» класс уку­чы­сы Ра­зил Вә­ли­ев Р. Иш­мо­рат бе­лән мәк­тәп­тә уз­ды­рыл­ган оч­ра­шу ту­рын­да ре­дак­ци­я­гә бе­рен­че ин­фор­ма­ци­я­сен язып җи­бә­рә. Ан­на­ры ши­гырь­лә­ре дөнья кү­рә баш­лый.
1965 ел­ның җә­ен­дә яшь язу­чы­лар се­ми­на­ры бу­ла. Ан­да әдә­би бер­ләш­мә член­на­ры М. Әгъ­лә­мов бе­лән Р. Вә­ли­ев та кат­наш­ты­лар. «Чын­нан да өмет­ле ип­тәш­ләр икән», – дип яз­ган алар ту­рын­да А. Го­мәр Хә­нә­фи ага­га юл­ла­ган ха­тын­да.
Мө­дәр­рис бе­лән Ра­зил­гә бе­лем алу­ла­рын дә­вам итү өчен әдә­би бер­ләш­мә фа­ти­ха би­рә. Ка­зан­да, Мәс­кәү­дә уку ел­ла­рын­да да алар Чал­лы әдә­би бер­ләш­мә­се бе­лән ара­ла­рын өз­ми­ләр, хәл­лә­ре ту­рын­да хә­бәр итеп то­ра­лар, ши­гырь­лә­рен җи­бә­рә­ләр.
Мө­дәр­рис Әгъ­лә­мов – хә­зер та­ныл­ган ша­гыйрь. Ра­зил Вә­ли­ев рес­пуб­ли­ка ком­со­мо­лы­ның М. Җә­лил исе­мен­дә­ге пре­ми­я­се­нә ла­ек бул­ды, бү­ген­ге көн­дә Бреж­нев язу­чы­лар оеш­ма­сы­ның җи­тәк­че­се.
Эш уры­нын үз­гәр­тү сә­бәп­ле, ми­ңа Бик­лән­нән ки­тәр­гә ту­ры кил­де. Бер­ләш­мә бе­лән җи­тәк­че­лек итү­не яңа­дан Хә­нә­фи ага бе­лән Зәй­нәп апа үз өст­лә­ре­нә ал­ды­лар. Хә­нә­фи ага ми­ңа – Уфа­га, Мө­дәр­рис­кә Ка­зан­га иҗа­ди ко­ман­ди­ров­ка­га ба­ру­ны оеш­тыр­ды. Бу үзе­нә кү­рә зур бү­ләк иде.
Шул ел­лар­да­гы бер­ләш­мә­нең та­гын бер әгъ­за­сы ту­рын­да әй­тә­се ки­лә. Ул – Сә­ли­мә Шә­ри­по­ва. Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге кол­хоз­ның Таш­ки­чү фер­ма­сы са­вым­чы­сы. Бик үзен­чә­лек­ле иде аның ши­гырь­лә­ре. Ва­кы­ты бе­лән алар­да­гы рит­мик тө­гәл­сез­лек­ләр ки­ми төш­те, ши­гырь­ләр ка­мил­ләш­те. Ша­гыйрь Мәх­мүт Хө­сә­ен Сә­ли­мә­нең ту­ган авы­лын­да аның иҗа­ты­на ба­гыш­лап мах­сус се­ми­нар үт­кәр­де. Сә­ли­мә рес­пуб­ли­ка те­ле­ви­де­ни­е­сен­нән чы­гыш ясар­га ча­кы­рыл­ды, ши­гырь­лә­ре ра­ди­о­да яң­гы­рый баш­ла­ды, үзеш­чән ком­по­зи­тор Хә­мит Бу­ла­тов аның сүз­лә­ре­нә бер­ни­чә ха­лык­чан җыр яз­ды. Со­ңын­нан бу ша­гый­рә­нең ши­гырь­лә­ре га­зе­та-жур­нал­лар­да еш ба­сыл­ды, күп ке­нә ши­гырь­лә­ре «Кыз­лар җы­ры» исе­мен­дә­ге кү­мәк җы­ен­тык­ка кер­де.
Ул ел­лар­да ук әдә­би­ят бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар күп иде. Р. Хи­са­ми­ев, М. Та­җи, А. Кол­че­рин, М. Та­лый­пов, Н. Тук­ма­чев бер­ләш­мә­нең иң ак­тив член­на­рын­нан бул­ды­лар. Бар­лы­гы кы­рык­ка якын ка­ләм тиб­рә­тү­че иде бер­ләш­мә­дә.
Ое­шу бе­лән үк бер­ләш­мә­гә рес­пуб­ли­ка га­зе­та­ла­ры игъ­ти­бар ит­те­ләр. «Та­тарс­тан яшь­лә­ре» 1964 ел­ның 24 сен­тяб­ре са­нын­да Чал­лы­ның яшь ка­ләм көч­лә­ре­нә үзе­нең бер би­тен бир­де.
«Чал­лы­ның әдә­би яшь­ле­ге, го­рур Ка­ма­ның шау­лы дул­кын­на­ры­на ку­шы­лып, кыю һәм көр та­выш бе­лән җыр­лар­га үс­сен», – ди­де ан­да Зә­ки Ну­ри яшь­ләр­гә өмет юл­лап.
Шул ук га­зе­та 1966 ел­гы 25 ок­тябрь са­нын ту­лы­сы бе­лән Чал­лы­га ба­гыш­ла­ды. Ан­да Хә­нә­фи Ман­на­пов­ның «Ка­нат чы­гар­ган­да» ди­гән зур мә­ка­лә­се бар иде. Ул – бер­ләш­мә һәм аның эше ту­рын­да.
Бер­ләш­мә­гә мин яңа­дан 1972 ел­ның азак­ла­рын­да кил­дем. Мин­зә­лә га­зе­та­сын­да эш­лә­гән­дә Чал­лы­да­гы зур тө­зе­леш ту­рын­да күп ишет­кән идем. Көн­нәр­дән бер көн­не Мин­зә­лә­гә Мәх­мүт Га­зи­зов һәм Рә­ис Ры­ян кил­де­ләр. Мәх­мүт ки­лү­е­нең мак­са­тын ал­дан ук әй­теп куй­ды: «Җыр­да ни­чек әле, Мин­зә­лә­нең кыз­ла­ры ма­тур ди­ләр­ме? Си­не дә кү­рә­се кил­де...». Алар ми­не Чал­лы­га «кия­ү­лә­де­ләр». Мәх­мүт әдә­би бер­ләш­мә­не яңа­дан җан­лан­ды­рып җи­бәр­гән. Күп ке­нә яңа ав­тор­лар кил­гән. Ар­ча егет­лә­ре Ра­вил Вә­ли­ев, Ра­вил Лот­фул­лин, Шәү­кәт Сиб­га­тул­лин һәм баш­ка­лар.
1973 ел­ның кө­зен­дә ми­не яңа­дан бер­ләш­мә җи­тәк­че­се ит­те­ләр. Ул ча­гын­да бер­ләш­мә «Ләй­сән» исе­мен ал­ган иде ин­де. Ала­бу­га­дан кү­чеп кил­гән язу­чы, фи­ло­ло­гия фән­нә­ре кан­ди­да­ты Э. Ка­сый­мов – бер­ләш­мә­нең кон­суль­тан­ты.
1970 ел­лар... Инс­ти­тут­та­шым һәм груп­па­да­шым М. Га­зи­зов­ны Әл­мәт ягын­нан Чал­лы­га ки­тер­гән тө­зе­леш кай­нар­лы­гы. Ту­лай то­рак­лар­да тө­зү­че­ләр бе­лән оч­ра­шу­лар. Нин­ди­дер ру­хи кү­тә­рен­ке­лек, ру­хи бө­ек­лек. 1974 ел­да тө­зү­че­ләр бе­лән оч­ра­шу­га та­ныл­ган ша­гыйрь­лә­ре­без Х. Ту­фан, С. Хә­ким, тәр­җе­мә­че Р. Мо­ран кил­де. Алар бе­лән оч­ра­шу без­нең өчен бик фай­да­лы бул­ды.
Чал­лы­да­гы иҗат ке­ше­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­лар бер-бе­ре­без­не үза­ра ба­е­та төш­те. Шун­дый оч­ра­шу­лар­ның бер­се рә­сем сән­га­те­нә ба­гыш­лан­ды. Ху­до­жест­во бү­ле­ге рәс­са­мы Хөр­мәт Ха­ли­тов рә­сем сән­га­те­нең үсүе, ав­то­шә­һәр­не эс­те­тик та­ләп­ләр­гә җа­вап би­рер­лек итеп би­зәү бу­ен­ча Чал­лы рәс­сам­на­ры ал­дын­да тор­ган бу­рыч­лар ту­рын­да сөй­лә­де. Бер­ләш­мә чле­ны Р. Вә­ли­ев­нең «Шә­һәр бул­сын бү­лә­гем» ди­гән ки­та­бы чык­ты. Шә­һәр­нең 2 нче но­мер­лы ки­тап­ха­нә­сен­дә ав­тор үзе­нең ки­тап ге­рой­ла­ры бе­лән оч­раш­ты. Алт­мы­шын­чы ел­лар тра­ди­ци­я­сен дә­вам итү бу­ла­рак, бер­ләш­мә үзе­нең ике ак­тив чле­нын – Х. Ша­һи­е­ва бе­лән Ш. Сиб­га­тул­лин­ны – Ка­зан уни­вер­си­те­ты­на озат­ты.
1973 ел­да, сө­ек­ле ша­гый­ре­без Г. Ту­кай ту­ган көн­гә ба­гыш­лап, Чал­лы­да бе­рен­че тап­кыр ши­гырь бәй­рә­ме үт­кә­рел­де.
КА­МАЗ һәм Чал­лы шә­һә­рен тө­зү­че­ләр ту­рын­да иң ях­шы әдә­би әсәр­ләр­гә кон­курс­лар уз­ды­ру да ма­тур га­дәт­кә әй­лән­де. 1974 ел­ның ма­ен­да Камгэсэ­нер­гост­рой­ның пар­тия һәм тө­зе­леш ко­ми­тет­ла­ры игъ­лан ит­кән бе­рен­че әдә­би кон­курс­ка йом­гак ясал­ды. «Ут һәм су» ро­ма­ны өчен Ә. Ба­я­нов­ка I дә­рә­җә дип­лом һәм кыйм­мәт­ле бү­ләк би­рел­де. Э. Ка­сый­мов һәм Р. Мин­га­ли­мов – икен­че, ләй­сән­че М. Га­зи­зов һәм «Ор­фей» бер­ләш­мә­се чле­ны И. Ли­мо­но­ва өчен­че урын­нар­ны ал­ды­лар. Ә 1978 ел­да шә­һәр ком­со­мол ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан уз­ды­рыл­ган әдә­би кон­курс ком­со­мол­ның 60 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган иде.
1974 ел­ның кө­зен­нән соң бер­ләш­мә­нең җи­тәк­че­лә­ре бу­лып Р. Вә­ли­ев, Р. Лот­фул­лин, Г. Ка­ша­пов эш­лә­де­ләр. Р. Лот­фул­лин­ның ае­ру­ча ях­шы эш­лә­вен бил­ге­ләп үтә­се ки­лә. Бу чор­да бер­ләш­мә сан ягын­нан та­гын да үс­те, ав­тор­лар­ның әдә­би ос­та­лы­гы ар­та төш­те.
1977 ел­да Чал­лы­да яшь һәм баш­лап язу­чы­лар­ның бе­рен­че зо­на кон­фе­рен­ци­я­се уз­ды­рыл­ды. Ан­да до­ку­мен­таль по­весть­лар ав­то­ры Р. Вә­ли­ев­ны, зур тө­зе­леш баш­лан­ган ел­лар­да Чал­лы­да әдә­би хә­рә­кәт­не җан­лан­ды­рып җи­бәр­гән һәм аны Хә­нә­фи ага Ман­на­пов ру­хын­да дә­вам ит­кән М. Га­зи­зов­ны СССР Язу­чы­лар со­ю­зы­на член­лык­ка тәкъ­дим ит­те­ләр. Та­гын биш ел­дан соң шун­дый ук ыша­ныч­ка Г. Ка­ша­пов һәм Я. Игә­нәй ла­ек бул­ды. Ан­на­ры – ба­ла­лар ша­гый­ре Рә­шит Бә­шә­ров.
«Яшь ав­тор­лар­ның чәч­кән ор­лык­ла­ры уң­ды­рыш­лы туф­рак­ка тө­шәр дә, алар якын ки­лә­чәк­тә әдә­би­ят сө­ю­че­ләр­не үз­лә­ре­нең мул һәм күр­кәм уңыш­ла­ры бе­лән шат­лан­ды­рыр­лар әле...». Э. Ка­сый­мов­ның 1973 ел­да «Со­ци­а­лис­тик Та­тарс­тан» га­зе­та­сын­да яз­ган бу юл­ла­рын укый­сың да, М. Әгъ­лә­мов, Ра­зил Вә­ли­ев, Ә. Гай­нул­лин, Р. Вә­ли­ев, М. Га­зи­зов, Н. Та­җи­ев, Я. Игә­нәй, Г. Ка­ша­пов, Р. Бә­шәр­нең ки­тап­ла­ры, Ф. Ду­най­ның нә­сер­лә­рен, С. Шә­ри­по­ва, Р. Фәх­ра­зи­е­ва, В. Хә­биб­рах­ма­но­ва, Т. Сә­гый­то­ва, Ф. Бә­ши­ро­ва­лар­ның ши­гырь­лә­рен күз­дән ки­че­рә­сең. Чын­нан да, уң­ды­рыш­лы туф­рак­ка төш­те алар. 1968 ел­да А. Цы­га­нов иҗа­ты ту­рын­да док­лад яса­ган­да М. Әгъ­лә­мов «Мин әдә­би бер­ләш­мә­не кү­ңе­лем­нән ге­нә «т­рамп­лин» дип атап йө­рим. Ул та­лант­лы ав­тор­лар­ның ал­га юга­ры­га си­ке­рү­гә хә­зер­лек уры­ны бу­лыр­га ти­еш», – ди­гән иде. «Ләй­сән» әдә­би бер­ләш­мә­сен­нән 7 Язу­чы­лар Со­ю­зы чле­ны чык­кан һәм член­лык­ка тәкъ­дим ител­гән икән, бу ин­де «си­ке­рү уры­ны»­ның әй­бәт бу­луы ту­рын­да сөй­ли. Бер­ләш­мә­дән бер язу­чы, ша­гыйрь яки дра­ма­тург чы­гуы ту­рын­да хы­ял­лан­ган Хә­нә­фи ага­ның һәм күп­лә­ре­без­нең те­лә­ге тор­мыш­ка аш­ты – «Ләй­сән» әдә­би бер­ләш­мә­се рес­пуб­ли­ка­да иң иҗат­чыл бер­ләш­мә­ләр­нең бер­се­нә әй­лән­де.


Хә­ниф ХӨС­НУЛ­ЛИН,


«Ләй­сән» әдә­би бер­ләш­мә­се­нең бе­рен­че җи­тәк­че­се.


«Як­ты юл».га­зе­ты, 1983 ел, 24 но­ябрь.


«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар