Логотип «Мәйдан» журналы

Суга сикермәгез!..

Кияүгә чыктым.

Дөресрәге, чыкмадым, кияүне үзем алып кайттым. Елмаймагыз, җәмәгать. Хәзер ир-егет дефицит. Элек алар юлда аунап яталар иде. Ә хәзер утыралар... төрмәләрдә, энәләрдә, диваннарда, пивнушкаларда...

Ә монда мә сиңа — бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына. Ике кулыма ике сумка күтәреп базардан кайтканда, артымнан берәү килде дә әйберләремне күтәреп алды. «Беттем! Бандит!» — дип борылып карасам, ничава гына ир-егет елмаеп тора. Өйгә хәтле озатып та куйды. Әллә ни сөйләшеп тормадык.

— Өйләнгәнме?

Башын чайкый. Юк, янәсе.

Шулай базардан берничә тапкыр бергә кайттык та — тәвәккәлләдем. Кияүгә чыгу — суга чуму, диләр, йә батып үләсең, йә йөзеп китәсең. Керттем мин моны фатирга.

Иртән тора — дәшми-нитми ашый да диванга ятып телевизор карый. Кичкә кадәр. Вупчем, мужик как мужик.

Шулай күпмедер вакыт үтте. Теге ир дигән нәмәрсә сәеррәк кеше булып чыкты бит әле. Нигәдер бу миңа аркасы белән борылып йоклый. Ярый, мәйтәм, кыен булса да монысына түзик, утыз яшькә хәтле түзгәнне. Ә менә ир дигән кешенең сиңа кич буе бер сүз әйтмәве сәер генә түгел, авыр, апаем. Өйдә ың-шың юк, әйтерсең лә мәет алып чыгып киткәннәр... Аптырагач, кухнядагы попугай белән кереп сөйләшеп утырам. Без хатын-кызларга өйгә кайтып эчеңне бушатмагач — нинди тормыш инде ул! Базарда бергә сату итә торган Шәмсия дә килеп хәйранга калып китте.

— Нәрсә, бу немой мәллә? — ди.

— Ни твой, ни мой бу, — мәйтәм.

Бер кичне эштән кайтсам — бу ир кисәге, диванга кырын ятып, әлеге дә баягы телевизор карый. Кухняда өелеп савыт-саба ята, буш шешәләр, сигарет калдыклары.

— Бу нинди бардак?! — мәйтәм.

Дәшми. Телевизор каравын дәвам итә. Шулчак җен ачуларым чыкты. Тукта әле, мәйтәм, күрсәтим әле сиңа характерымны. Уклау алдым да сыптырдым тегеңәр берне.

Телгә килде бит, апаем. Алай гына да түгел. Нәкъ шул кичтән башлап бу күзле бүкән бөтенләй үзгәрде. Теле ачылгандай булды. Быкыл-быкыл бертуктаусыз теләсә нәрсә такылдый башлады. Күрәсең, уклаудан соң моның баш миендәге ниндидер шөребе ычкынып китте.

Икенче көнне Шәмсия килеп бот чапты, тел шартлатты. Биш минут буена чыктым аркылы күперләрне тыңлагач, чыдамады: «Уф, косасыларым килә башлады. Лутчы дәшми утырсын бу, Фәүзия», — дип китеп тә барды.

Ә мин озак уйлап тормыйча, кухняга кереп, әлеге дә баягы уклауны алдым да тондырдым тегеңәр тагын бер кат. Тәртип! Тагын теге шөребе урынына утырды бугай. Шул көннән бирле ләм-мим.

Бер күпме вакыт узгач, уйлыйм, моны янә бер тапкыр телгә китереп сораштырырга кирәк. Кем бу? Күгәргән роботмы, тилергән психмы, хронический импотентмы? Моны ачыкламыйча булмый бит инде!

Һәм мин ничек итеп бу тинтәкнең башына тагын бер тапкыр уклау белән менеп төшәргә икән дип сәбәп эзли башладым. Тиктомалдан телевизор карап утырган кешегә сугып та булмый бит әле ул, апаем.

Чыкты моның җае. Бер кич базардан ачуым килеп кайтты. Милиция бер дә юкка штраф салып китте. Имештер, мин ике йөз грамм абвис ясаган. Һай, белсәләр иде алар башкаларның ничек хәрәмләшкәнен! Тишек герләр, ябыштыргычлар... хәер, боларын сөйләп тормыйм, йә арагызда берәр милиционер бардыр. Кыскасы, кайтып кердем. Өйдә караңгы. Утны элдереп, зал ишеген ачып җибәрсәм — менә сиңа сурприз! Күзле бүкән бер яшь хатын белән кочаклашып телевизор карап утыра.

Әлбәттә, бу юлы уклауны яхшылап, ике мәртәбә кулланырга туры килде.

Марҗасы шешәдән чыжлап чыккан бөке сыман балконнан выжт итте. Ярый әле фатирым беренче катта.

Хәләл җефет шундук телгә килде:

— Башны тиштең бит, тәре!

— Ә-ә, телгә килдеңме, күзле бүкән?! Мин сине җансыз робот, импотент дип йөрим тагын. Ә син әнә нинди гайрәтле икәнсең әле! Үз хатының белән булдырмагач, урамнан сөйрәп керә башладыңмы, Хайван Иваныч?

Кыскасы, ул кичтә фатирда зилзиләләр купты, бураннар, давыллар котырды. Шуннан соң мин моннан ничек котылу юлын эзли башладым. Федот, да не тот бит, апаем. Үзең уйлап кара: фатирга керттем, ашый-эчә, әле тагын марҗалар ташый. Тот капчыгыңны! Ялтырат табаныңны! Чуртымамы миңа мондый

бесплатное приложение!

Бер кичне өйгә тагын Шәмсия белән бергә кайттык. Ул көнне миңа санэпидстанция штраф салып киткән иде. Имештер, халатыңның төсен белеп булмый. Дальтониклар! Алар төс аермаганга мин гаеплемени?

Шулай ярсып өйгә кайтып керсәк, бусагада ук каршыбызга, аракы-чеснок исләре аңкытып, теге ир актыгы килеп басты.

— Ну, таргашлар, акчагыз бармы? — ди бу, кызыл күзләрен акайтып.

— Бар, бар, — мәйтәм. Үзем кухняга таба атлыйм. Теге яхшы тәрбияли, кинәт иманга утырта торган коралны алырга иде исәп.

Ә уклау урынында юк. Адәм актыгы аны артына яшереп торган икән. Берзаман күздән гөлт итеп бүрек хәтле утлар чәчрәмәсенме! Бер гаепсез Шәмсиягә дә төште теге таяк. Мескен «разбой» кычкыра-кычкыра чыгып чапты. Ярый әле башы эшләгән, уклаудан соңдыр инде, милиция чакырткан. Берничә минуттан бусагада әзмәвер хәтле участковый пәйда булды. Ул миңа бу мизгелдә күктән иңгән фәрештә сыман тоелды.

Уклау тоткан паразитны күргәч тә, участковый, әллә гаҗәпләнеп, әллә сөенеп:

— Ә-ә-ә, менә син кая кереп поскансың икән, Хосе-Хисамов! Ә без сине бөтен Рәсәй буенча эзләтәбез тагын! — диде ул һәм уклавы кулыннан төшеп киткән хулиганның «Не забуду мать родную!», «Хосе» дип язган татуировкалы беләкләрен богаулап бикләп тә куйды.

Әлбәттә, Шәмсия белән миңа аеруча куркыныч җинаятьчене эләктерүдә ярдәм иткән өчен милиция мактау грамотасы бирде. Ләкин иң мөһиме — мин дә, Шәмсия дә бер нәрсәне тагын бер кат яхшы аңладык: кияүгә чыгу — текә ярдан суга сикерү белән бер икән, җәмәгать. Кызлар, сезгә әйтәм, җанкайларым,

зинһар, сикермәгез. Суга ипләп тә кереп була, озак та йөзеп була бит...

 

Дамир ГЫЙСМЕТДИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wayhomestudio

Комментарийлар