Логотип «Мәйдан» журналы

Яшь иҗатчылар, алга!

Вакыт инде кичкә авышкач, сыерлар савылгач, эшлисе эшләр йомгаклангач, Сәрия әби белән Сәвия әби кич утырырга чыктылар.

Ерак китмәделәр, Сәвия әби өе каршында эскәмиядә төпләнделәр. Үзәк урамда яшиләр – кешеләр аларны болай да күреп сокланып торачак бит, нәрсәгә ерак йөрергә дип шушы урынны гына сайладылар. Сөйләшергә яңа темага сусаган әбиләр бер бәләкәй таракан килеп чыкса да, очлы кыл кебек телләре белән шул мескенне «ах-вах» тавышлары белән саңгырауландыра алалар иде.

– Карале, Сәрия түти, синең оныгың бит инде чын журналист булды. Казан яңалыкларын ишетәсе килә бит. Үзе нәрсә сөйли соң?

– Ә-ә-әй, Сәвия түти, эшкә кергәнче сөйләшергә ярата иде дә, хәзер авызын ачасы да килми бит. Бүген көчкә-мөчкә сөйләштергән булдым үзен. Бер сүз тартып алырга да ай-һай авыр.

– Нәрсә ди соң? Әйт инде-е, Сәвия түти, сузма.

– Соңгы вакытта яшь язучыларны еш күрергә туры килә, ди.

– Язалармы соң яшь язучылар?

– Язуын язалар да... Әмма ул монда да хәлләр алай ук җиңел түгел ди шул...

 Сәвия әби гаҗәпләнгәндәй авызын яулыгы белән каплап ах итеп куйды.

– Әй Алла, анда нинди мәшәкатьләр бар икән. Оятсыз әсәрләр язалармы әллә? Бүгенге яшьләрне тыңлату бигрәк авыр бит. Үз дөньяларында гына йөриләр.

– Анысына кадәр сөйләмәде инде. Күптән түгел язучылар һәм шул юнәлештә эшләүче җитәкчеләр яшь иҗатчыларны чакырып очрашу үткәргәннәр, ди. Тәк вәт. Бер яшь язучы да килмәгән, ди! Менәтерә вәт!

– Менә сиңа кирәк булса...

– Дөрес, берәү килгән ди, ләкин анысы да язучы түгел ди бит!

– Ник язучы бит әбизәтелне журналист булырга тиеш түгелдер инде!

– Шулаен шул, тик журалист булмаган язучы укып бетерә дә институтын, бүтән шәһәргә китеп бара. Кемгә кирәк инде андый язучы! Аны бер ничек тә кулланып булмый, ди!

– Тьфү! Аңламассың боларны, – Сәвия әби кулга кул шартлатып алды, – икенчедән, нәрсә ди?

– Икенчедән менә болай ди: хәзер ел саен яшь... ничек атыйлар әле аларны... бәтәч, сүзен оныттым бит. Яшь ниләр чыгып тора ди.

– Яшь бәхетле язучылар чыга мәллә?! Юктыр, аяклары төкледер аларның!

– Юк инде. Кайчан син бәхет турында язган язучыларны күргәнең бар, кәкә? Искә төште. Генийлар! Вәт мәтрәвәт! Ел саен яшь генийлар чыгып бара. Нинди бәйге бар, бөтенесендә гран-при алып бара ди, ә-ә-ә. Беренче тапкыр хикәя язган – һәм... Менә сиңа! Җиде гран-при. Менә нинди сәләтле яшь язуларыбыз бар безнең.

– Сөбханалла, шундый сәләтле булгач, алайса безнең әдәбият дөньяви танылачак инде тиздән, – Сәвия әби түземсезләнеп эскәмиядә кыбырсыкланып алды.

– Әйе, кәкәм, хәзер көтәсе генә кала инде. Ә! Онытканым бит: оныгым тагын бер сүз әйтте бит әле.

– Кая-кая? Кара әле, каты сөйләштергәнсең әле син аны.

– Әйтмә дә. Сөйләштерә беләм мин кешеләрне. Менә биш ел киленемне сөйләштерергә маташкан идем – түзмәде, малаем белән күченеп киттеләр. Бернинди яңалык ишетмичә, биш ел яшәп кара әле. Эштән кайталар да, бер сүз әйтмиләр. Ярый син бар. Ул кибеткә барганда нәрсә генә ишетеп кайтыйм соң? Хәзер элеккеге кебек чиратлар юк, алдың – кайттың.

– Кит моннан, шулай яшәп буламыни? Ә-әй. Тагын биш ел түзгән булса да, булыр иде. Өченчесе нәрсә соң?

– Тыңла кәкә, өченчесе шушындый: хәзерге балалар бик олыларча фикерлиләр, ди. Бәйгедә җиңгән шигырьләрне бастырганнар, балалар бик җитди темаларга язганнар икән.

– Ә минем оныклар гел шул телефоннарында уйнаган уен турында гына сөйләшәләр, калганын «әбика, миңа не интересно» гына диләр шул. Бар икән акыллы балалар. Нәрсә турында язалар соң алар?

– Шул 12-15 яшьлек балалар «мин сине ярата идем, син минем йөрәктән чыккан хисләрне таптап ташладың», яисә «илем, ник син шулай үзгәрдең», яисә «мин шәһәрдә яшим, ләкин авылда яшәве бик рәхәт» дип язалар, ди.

– Бигрәк икән. Ник бездә генә шундый ялкау оныклар икән соң?

– Белмим, кәкә, белмим...

Сәрия әби белән Сәвия әби моңаеп башларын гына игәннәр генә иде, урам башыннан чабып килүче аклы-каралы тапны күреп алдылар да, күңел төшенкелеге шунда ук көньякка ял итәргә китте. Җәй уртасы бит.

– Бәрәкалла, өске урам Үрдәк Рәшитенең сыеры түгелме соң бу? – дип Сәвия әби алга таба сузыла башлады.

– Шул ахрысы, әнә мөгезе юк. Шул инде, мәлгун. Үгез сорый ахрысы, чашкан кебек чаба, – дип Сәрия әби яңгыравык тавышын чишмәдәй агызып җибәрде.

– Вәт хәзер Үрдәк Рәшите йөгерәчәк түгел, чабачак икән.

– Чапкан ди. Чаптырырсың аны... Кара-кара ничек артын сикерткән була.

Шулай итеп, Сәрия әби белән Сәвия әби урам буйлап марафон чабып йөрүче сыерга карап утырдылар. Рәшитләрнең хуҗалыгындагы вакыйгаларны да искә алдылар. Ул арада йокларга вакыт җитеп килгәнен белдереп кара каргалар авыл өстен берничә кат әйләнеп узды. Алар үсеп килүче яшь буын балаларын авылга күрсәтәбез дип кичке тынлык тулы һаваны ярып тормыш җырын җырладылар. Ә яшь язучылар күптән онытылган иде инде. Башка сүзләре бетсә, бәлки карчыклар бу теманы кабат искә төшерерләр, ә бәлки юктыр да, чөнки үгез сораган Үрдәк Рәшитенең сыеры булганда нәрсәмә ул яшь язучылар...

 

Гөлинә ФӘРХУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

 

«Мәйдан» № 9, 2023 ел

Комментарийлар