Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкы сер

Кыш бабайга хат Кыш бабай былтыр АлсугаЗур курчак бүләк итте.– Яңа ел алдыннан тагынХат яз кызым, – дип китте. Декабрь аенда АлсуХат язарга утырды.Тегесе-бусы кирәк, дип,Тулы бер бит тутырды.&nbs...

Кыш бабайга хат
 
Кыш бабай былтыр Алсуга
Зур курчак бүләк итте.
– Яңа ел алдыннан тагын
Хат яз кызым, – дип китте.
 
Декабрь аенда Алсу
Хат язарга утырды.
Тегесе-бусы кирәк, дип,
Тулы бер бит тутырды.
 
Абыйсы хатны укыгач,
Ачуланды нишләптер.
– Алсу, нәфсеңне тый! – диде,
Безгә кирәк кампитр!
 
Абыйсы Маратның сүзен
Әтисе дә хуплады.
Аннан кесәсеннән алып,
Никтер акча чутлады...
 
Кичен бергәләп утырып,
Бик озак уйладылар.
Кыска хатта Кыш бабайдан
Кампитр сорадылар.
 
Кызылтүшләр
 
Искитмәле бер хәл күрдек
Бакчабызга баргачтын:
Кызылтүшләр сырып алган
Безнең миләш агачын.
 
Әче булгач, тәлгәшләрен
Өзми калдырган идек.
Суыткач, җимеш тәмләнгәч
Җыярга диеп килдек.
 
– Куркытма! – диде әтием,
Азыкны таба кеше!..
Миләш бит ул – кызылтүшнең
Иң яраткан җимеше.
 
Менә нигә бу кошларның
Кызыл икән түшләре!
Бакчалардан тәмле тәгам
Эзләү икән эшләре...
 
Борылдык та, кире киттек,
Сыйлансыннар дип уйлап.
Әтием белән, туйганчы,
Саф һава кайттык сулап.
 
Бозлавык
 
Яңгыр яуды, кар яуды,
Кыш килде, көн кыскарды.
Эретте дә, туңдырды –
Аяк асты боз булды.
 
Шуып йөрергә җиңел,
Коньки да кирәк түгел.
Итек киеп чыгасың,
Тик олтаны чыдасын!
 
Көзге сыман таулар да,
Карсыз җайсыз аунарга.
Шуклыгыбыздан туеп,
Кайта безне җил куып.
 
Күз тиде, диләр кышка...
Чыкмый әбиләр тышка.
Тәрәзәдән карыйлар,
Безгә бармак яныйлар.
 
Кышкы сер
 
Руслан инде күптән көтә,
Кошлар кайтканын.
Әлегә беркемгә ачмас
Сере бар аның.
 
Әтисе белән кыш көне
Сыерчыкларга
Оя ясап куйды алар
Нәни дусларга.
 
Уйдылар түгәрәк ишек
Очып керергә.
Түбәсен дә киң иттеләр
Уйнап йөрергә.
 
Тиздән Русланнар ояны
Элеп куярлар.
Шатланышып яңа йортка
Кошлар кунарлар.
 
Аннан кечкенә кошчыклар
Чиртерләр борын.
Туйганчы тыңларлар аннан
Сыерчык җырын.
 
Бердәмлеккә ни җитә?
 
Мәктәптә дусларым бик күп,
Укыйбыз бергә.
Бердәм булып яшәүләре
Күңелле безгә.
 
Тәнәфестә рәхәтләнеп
Бергә уйныйбыз.
«Дәрестән соң нишләргә?» – дип,
Бергә уйлыйбыз.
 
Кышкы салкыннарда бергә
Чаңгы шуабыз.
Боз өстендә бер туйганчы
Алка* куабыз.
 
Кайтып кермибез җәйләрен
Елга буеннан.
Бергә булгач, дусларым да
Туймый уеннан.
 
Алка – шайба
 
Имән агачы утырттык
 
Мин бүген агач утырттым
Әтием белән бергә.
Су сиптем, көзгә өлгерсен
Тамырлар җибәрергә.
 
«Имән – нык агач», –ди әти,
Чыныгып үсәм мин дә.
Су коенам җәен күлдә
Туган-үскән җиремдә.
 
Имән озак еллар яши,
Бирешми кар, җилләргә.
«Ул – имәндәй!» димиләрдер
Юкка баһадирларга.
 
Дуслар тал, каен утыртыр,
Бездән үрнәк алырлар.
Яшел урман күреп бер көн,
Кешеләр таң калырлар.
 
Сөмбелә көз китерә.
 
Сөмбелә килгән безгә,
Сары күлмәген киеп.
Йөри әнә урамда
Җил белән бергә биеп.
 
Пешкән алмалар җыйган,
Аларны да җил койган.
Өлгергән яшелчәләр.
Ничек кәрзингә сыйган?
 
Бик тә матур калфагы,
Чаган, каен яфрагы.
Үзләре төрле төстә,
Чәчәкләр балкый өстә.
 
Көзен генә килә шул.
Бер елмая, көлә ул,
Иген кырларын үтә,
Ашлыкларга шул җитә.
 
Ачуландыра җәйне,
Көннәрнең китә яме.
Салкын яңгыр яудыра,
Китми көз, өч ай тора.
 
 
Татар кызы
 
Бер кыз бара урамнан,
Күз карашы ягымлы.
Кара кашлары кыйгач,
Ике озын толымы.
 
Бәрхет аның калфагы,
Энҗе-мәрҗән бизәкле.
Биле нечкә, күлмәге –
Кат-кат бала итәкле.
 
Читеге биеп тора,
Казаннарда тегелгән,
Карап туймас камзулы
Ука белән чигелгән.
 
Татар кызы гүзәлкәй,
Юк килешмәгән җире.
Бар эшкә уңган, булган,
Ә Казан – туган иле.
 
Иркә Мырау
Мырау-мырау, мыр килә,
Ул сырпалана белә.
Иртүк торган ул әнә!
Мыр-мыр, дип иркәләнә.
 
Җылыны бик ярата,
Итәккә менеп ята.
Каймак белән сөт ялый,
Ярый тыңлый, тырнамый.
 
Әби бармагын яный:
– Күп шаярма, ярамый!
Ә Мырау йомгак сүтә,
Җепкә уралып бетә.
 
Артык эш ясаса да,
Шаярса, уйнаса да.
Бар да сөеп сыпыра.
Ә Мырау хәйлә кора.
 
Ни бар икән уенда?
Җылы аңа куенда.
 
Бигрәк уңган бал корты
 
Аллы-гөлле чәчәкләргә
Күмелгән бу ял йорты.
Чәчәктән чәчәккә кунып
Эшли анда бал корты.
 
– Без-без уңган, без-без булган,
Иртә кич бал җыябыз.
Түкми, чәчми бер тамчысын
Кәрәзләргә коябыз.
 
Үз телендә җырлый-җырлый
Чәчәкләргә куна ул.
Тәртипсезне умартадан
Ераккарак куа ул.
 
Умарта гөж килеп тора,
Ялкаулар юк арада.
Карабодай кырларына.
Өлгерә кай арада?
 
– Без, – ди уңган, без, – ди, – булган.
Исемебез – бал корты.
Баллы гөлләр, баллы өстәл,
Гөрләп тора ял йорты.
 
Шаярма әле, Кыш бабай
 
Булса да февраль уртасы,
Тамчылар тама биеп.
Өй кыегына карыйбыз:
– Иртә бит әле, – диеп.
 
Быелгы кыш – нечкә күңел,
Үзе язны китерә.
Кояшны этеп чыгара,
Аннан сәлам җиткерә.
 
Әллә ап-ак кар ясарга
Иренгәнме Кыш бабай?
Быел чана да шумадык...
Шаяртма инде алай!
 
Бәлеш пешерәбез.
 
Бәлеш пешерә хуҗалар
Һәрчак кунак көткәндә.
Ясый итле бәрәңгедән,
Хәтта эремчектән дә.
 
Татлы бәлешен дә сала,
Җиләк-җимешләр өстәп.
Таба бәлеше, вак бәлеш –
Төрләре аның йөзләп.
 
Балан бәлешләре пешә,
Кара бодай, кабактан.
Оят түгел, һәр пешергән
Рецептын белә яттан.
 
Без дә бәлеш пешерәбез,
Чакырабыз кунакка.
Кунакчыл булсак һәркемгә –
Дус яшәрбез шул чакта.
 
Илназ хат яза
 
Нәни Илназ көн буе
Эш эшли, сыза-боза.
Ак кәгазь бите алып,
Ни яза кыза-кыза?
 
Хат яздым, дип, дәү әни,
Тоттыра кәгазь бөкләп...
Күзлек кия әбисе,
Нидер укырга теләп.
 
Кире бирә Илназга:
– Укып күрсәтче, яле.
–Укыр идем, – ди онык,
Хәреф белмим бит әле!
 

Гөлфия ИСХАКОВА


Индира Вәлиева рәсеме


«Мәйдан» («Мәйданчык» кушымтасы) № 1, 2023 ел

Комментарийлар