Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белән «ВКонтакте»да туры эфирлар башлана

«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән даими туры эфирлар башлана. 24 мартта «Объясняем. Республика Татарстан» аккаунтында эфирның беренче кунагы республика...

«ВКонтакте» социаль челтәрендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән даими туры эфирлар башлана. 24 мартта «Объясняем. Республика Татарстан» аккаунтында эфирның беренче кунагы республика яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов булачак. 
Сөләйманов республикада яшьләр программалары, яшьләрнең тормышта «үзләрен табу» мөмкинлекләре һәм авыр минутларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итү урыннары турында сөйләячәк.
Беренче эфир 24 мартка 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
Тыңлаучылар эфир темасы буенча сорауларны https://vk.com/obyasnyaemrt аккаунтында трансляция астында комментарийларда калдыра ала.
Оештыручылар сүзләренчә, туры эфирлар даими рәвештә үткәреләчәк.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Объясняем.рф» порталы быел мартта РФ Хөкүмәте тарафыннан булдырылган. Ул Россия халкына тикшерелгән, рәсми һәм оператив мәгълүмат җиткерәчәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-03-2022/tatarstan-vitse-premiery-l-yl-fazlyeva-bel-n-vkontakte-da-tury-efirlar-bashlana-5851900

Комментарийлар