Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Лилия Гыйбадуллина «Татар сүзе» бәйгесендә җиңү яулады

ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең иң яхшы нәфис сүз осталарының исемнәре билгеле булды.

Бәйгедә 3000 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды. 4 нче  апрель көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты узды. 

Җиңүчләр арасында безнең хезмәттәшебез, «Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе, танылган шагыйрә, прозаик Лилия Гыйбадуллина да бар! Лилия «Үзе язган шигырьләрне сөйләүчеләр» номинациясендә 1 урын яулады! Котлыйбыз!

Галерея

Комментарийлар