Логотип «Мәйдан» журналы

Карлыганнан желе әзерлибез

12 стакан җиләккә 15 стакан шикәр һәм 1 стакан су алырга. Безгә иң беренче шуны истә калдырырга кирәк!Желе ясарга “совет” заманыннан билгеле кырлы стакан алабыз. Әгәр сездә мондый савыт юк икән, шуны...

12 стакан җиләккә 15 стакан шикәр һәм 1 стакан су алырга. Безгә иң беренче шуны истә калдырырга кирәк!
Желе ясарга “совет” заманыннан билгеле кырлы стакан алабыз. Әгәр сездә мондый савыт юк икән, шуны белегез, кырлы стаканга 250 миллилитр сыеклык керә, ә стаканның путалына кадәр — 200 миллилитр. Безгә нәкъ шушы күләм кирәк
Шулай итеп, карлыган желесы кайнатабыз.
Моның өчен банкалар әзерлибез, стерильләштерәбез. Карлыганны чистартабыз, бер стакан су һәм 7,5 стакан шикәр кушып, кәстрүлгә салып пешерәбез. Кайнатып чыгаргач, газны уртача утка кадәр киметәбез һәм нәкъ биш минут кайнатабыз. Күбрәк тә, азрак та түгел!
Газны сүндерәбез. Калган шикәрне салабыз һәм кайнатманы шикәр эрегәнче җентекләп бутыйбыз. Кайнар килеш банкаларга тутырабыз һәм тимер капкачлар белән ябабыз. Әзер! Биш минут эчендә җимешләр пешеп өлгерми, сытылмый, ә кайнатма, карлыгандагы пектин ярдәмендә, чын желега әверелә.
Кайнатма матур килеп чыга!

Фото: https://go.mail.ru


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2020-07-18/karlygannan-zhele-zerlibez-732188

 

Комментарийлар