Логотип «Мәйдан» журналы

Cырганакның (облепиха) файдасы

Сырганак җимешләрендә В1, В2, В6, Е, Р, С витаминнары, каротиноидлар, кумариннар, бор һәм марганец микроэлементлары тупланган.Табиби максатларда сырганакның мае киң кулланыла. Ул эпителизацияләү һәм а...

Сырганак җимешләрендә В1, В2, В6, Е, Р, С витаминнары, каротиноидлар, кумариннар, бор һәм марганец микроэлементлары тупланган.
11874
Табиби максатларда сырганакның мае киң кулланыла. Ул эпителизацияләү һәм авыртуны басу үзлекләренә ия; хатын-кыз авыруларын, пешүне, туңуны, тире чиләнүне, авыр төзәлә торган яраларны, ашказаны җәрәхәтләрен, югары сулыш юллары ялкынсынуын дәвалауда файдалы санала.
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре булганда сырганак маен 3—4 атна дәвамында, көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан берәр чәй кашыгы эчәргә кирәк. Сару кайнауны көчәйтмәсен өчен, майга 2 процентлы чәй содасы өстәп болгатырга була.
Гинекологик авырулар вакытында сырганак мае тампон рәвешендә кулланыла. Ул токсик һәм ярсыткыч үзлекләргә ия түгел, шуңа күрә йөкле хатын-кыз да эрозияне дәвалау өчен куллана ала.
Экзема, тәңкәле тимрәү, хейлит(ирен ялкынсынуы) кебек тире авырулары вакытында көнгә 2 мл сырганак мае эчү яки мазь рәвешендә тирегә ягу да файда китерә.
Ләкин үт куыгы кискен ялкынсынганда һәм ашказаны асты бизе авырулары булганда сырганак маен эчәргә ярамый.
Сырганак маен ике юл белән әзерләргә мөмкин:
1) җимешләрдән согын сыгып алалар һәм салкын урынга куеп торалар. Бераздан өскә калкып чыккан майны җыеп алырга була. Мондый юл белән алынган май сыйфатлырак санала;
2) согын сыкканнан соң калган түпне (жмых) ваклыйлар, үсемлек мае салып төнәтәләр һәм сөзәләр.
 
 
 

Комментарийлар