Логотип «Мәйдан» журналы

Нәсел агачы

Харрас ӘЮПНӘСЕЛ АГАЧЫНәсел агачы дип тормаганнар,Җае килсә, балта чапканнар –Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,Ботакларын утка якканнар.Янган агач... Башы утта булса,Ташлар аралаган тамыры.Бирешмәгән утк...

Харрас ӘЮП
НӘСЕЛ АГАЧЫ
Нәсел агачы дип тормаганнар,
Җае килсә, балта чапканнар –
Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,
Ботакларын утка якканнар.

Янган агач... Башы утта булса,
Ташлар аралаган тамыры.
Бирешмәгән утка-суга гына
Агачларның җирдә калыры.
Язмыш бердер барлык чорларда да:
Агач булса – балта табыла.
Ләкин белә тарих агачларның
Балталарны ваткан чагын да...
Тамырлары кысып кочаклаган,
Җибәрмәскә тоткан, уралып,
Чорлардан син йолкып ташлап кара,
Гасырлардан кара кубарып!
Шул агачтан бит без... Бурыч уртак –
Җирдә ничек яшәп китсәң дә.
Яфрак булып ярыл киләчәккә,
Тамыр булып тарал үткәнгә...

5985


Фото: https://vector-images.com/

Комментарийлар