Логотип «Мәйдан» журналы

Нәрсә соң ул – бәхет?

Нәрсә соң ул бәхет? Ни ул – бәхет?Бу дөньяда озак яшәүме?Сау-сәламәт гомер итүме ул?Гел тәмлене генә ашаумы? Бәхет – ни ул? Бәхет – нәрсә соң ул?Түрә яки хуҗа булумы?Гашыйкларның Сөю касәләреМөлд...

Нәрсә соң ул бәхет? Ни ул – бәхет?
Бу дөньяда озак яшәүме?
Сау-сәламәт гомер итүме ул?
Гел тәмлене генә ашаумы?
 
Бәхет – ни ул? Бәхет – нәрсә соң ул?
Түрә яки хуҗа булумы?
Гашыйкларның Сөю касәләре
Мөлдерәмә булып тулумы?
 
Бай булумы, тук яшәүме – бәхет?
Һәм, гомумән, бәхет бармы ул?
Әгәр булса – зурмы, кечкенәме?
Дөнья кебек киңме, тармы ул?
 
Ни ул – бәхет? Нәрсә соң ул – бәхет?
Гел алтыннан торган тәхетме?
Якыннарың гүргә иңгән чакта,
Бай булуың синең – бәхетме?
 
Озак яшәү бәхетме ул, әгәр
Син күп еллар ятсаң авырып?
Сау-сәламәт яшәү – ул бәхетме,
Юкка чыккан чакта авылың?
 
Нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет – ни ул?
Яшәүме ул – бергә җан атып?
Бу сорауга җавап эзли һәркем,
Тик табалмый төгәл җавабын.
 
Мин дә эзлим...
Сизгән төсле булам –
Җилләр кебек аның искәнен.
Әгәр беркөн күрсәм ул Бәхетне,
Уянырмын сыман... сискәнеп.
 
...Әллә каян Тавыш килде кинәт.
Һәм әйтте Күк миңа шулвакыт:
– Бу дөньяда синең булуың ук –
Түгелмени инде шул Бәхет?!
 

Ләбиб ЛЕРОН


Фото: vk.com 



«Мәйдан» №11, 2021 ел

Комментарийлар