Логотип «Мәйдан» журналы

Нәрсә әйтер иде авыллар?

Шәһәрләшеп беттек, күр син безне,Үзебезне өстен тотабыз.Бабайларның өметләрен кисеп,Тамырларны җирдән йолкабыз.Кызларыбыз чит кавемне сөя,Барып чыктык, уйлап карагыз?Ә оныклар Ана телен белми,Инде уры...

Шәһәрләшеп беттек, күр син безне,
Үзебезне өстен тотабыз.
Бабайларның өметләрен кисеп,
Тамырларны җирдән йолкабыз.
Кызларыбыз чит кавемне сөя,
Барып чыктык, уйлап карагыз?
Ә оныклар Ана телен белми,
Инде урыслашып барабыз.
Мактанабыз, җае чыккан саен:
Чит тел белә бала-чагабыз!
Җан сызлагач, хәл җыярга диеп,
Чит илләргә чыгып чабабыз.
Җирне сөйгән – авырлыкка түзә,
Тик тырышлар яшәп калдылар.
Теле булса, чыгып киткәннәргә
Нәрсә әйтер иде авыллар?

Рәмзия ВӘЛИЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

Комментарийлар