Логотип «Мәйдан» журналы

Нәкыя Гыйләҗева: Архивымда Аяз Гыйләҗевның 20-30 томга җитәрлек иҗаты бар әле

Аяз Гыйләҗев архивында 20-30 томга җитәрлек басылмаган иҗаты саклана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева хәбәр итте. Фото: Салават КамалетдиновБүген бер төр...

Аяз Гыйләҗев архивында 20-30 томга җитәрлек басылмаган иҗаты саклана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева хәбәр итте.
ksf_1108 Фото: Салават Камалетдинов
Бүген бер төркем татар зыялылары Яңа Татар бистәсе зиратында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевны искә алды. Язучының каберенә чәчәкләр салынды. Аның рухына Коръән укылды.
Быел киң җәмәгатьчелек Аяз Гыйләҗевның 90 еллыгы билгеләп уза. Ел дәвамында республикада халык язучысына багышланган чаралар оештырылачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та раслап узды. Искә алу чарасында Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова язучының татар милләте өчен кыйммәтлеген билгеләп узды.
“Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә татар халкының рухи байлыгы, матурлыгы, милли үзенчәлекләре, җан яралары һәм шатлыклары чагылдырылган, –ди Эльвира Камалова. – "Җанында, канында милли рух юк икән, мин аларны ямаулы татарлар, дип атыйм”, – дигән Аяз Гыйләҗев. Язучының иҗаты татарлар өчен генә түгел, ә башка халыклар өчен дә якын. Киң кырлы шәхес, бөтен Россия әдәбиятына зур йогынты ясаган. Татарның Аяз Гыйләҗев кебек язучысы булуы белән горурланабыз. Ул бүген дә бар, аның әсәрләре укыла. Юбилей уңаеннан оештырылачак чаралар башланып китте. Аның беренчесен Г.Камал театры башлап җибәрде. “Әтәч менгән читәнгә” спектакле гаҗәеп куелган. 2018 елда Татарстанда А.Гыйләҗевка багышланган искә алу кичәләре даими оештырылачак”.
Язучының каберенә чәчәкләр салырга, аның рухына дога кылырга язучылар, Г.Камал театры артистлары, Гыйләҗев иҗатын өйрәнүче һәм пропагандалаучы галимнәр, студентлар да килгән иде. Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләлов үз чыгышында Гыйләҗевны бөек, шул ук вакытта гади шәхес булуын билгеләп узды.
 
Аяз Гыйләҗев әсәрләрен әдәбият сөючеләр аеруча яратып кабул итә. Шулай ук, татар галимнәре дә аның иҗатын читләтеп узмый, киресенчә фән дөньясына да Гыйләҗев әсәрләре өйрәнелә, тикшерелә. Халык язучысының иҗатын фәндә генә түгел, чит җирләрдә дә танытучы филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова да әдип хакында җылы фикерләре белән уртаклашты. “Аяз абый әдәбиятка “Ян, Учагым, ян!” дигән хикәясе белән килде, – ди Миләүшә Хәбетдинова. – Безнең татар учагы сүнмәсен иде. Бергә җыелып зыялыларыбызга догалар укырга килер идек. Без менә шулай бергә барлыгыбызны башкаларга белдереп торыр идек. Аяз абыйга мин рәхмәтле, ул миңа үз иҗатын ачты. Халкыма рәхмәт, Аяз Гыйләҗевне онытмый. Учагыбыз озак янсын”.
Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятына көчле әсәрләр генә түгел, ә үзеннән соң милләт өчен хезмәт итүче алмаш тәрбияләгән шәхес. Искә алу барышында бу хакта да әйтелде. Хатыны Нәкыя апа белән алар өч ул тәрбияләп үстергән. Нәкыя ханым ирен зурлап килгән иҗат әһелләренә рәхмәтен җиткерде. “Аязның киткәненә 16 ел булды, – диде ул. – Мин тол хатыны булып гомер итәм. Аның иҗатын мәңгеләштерү өчен янып-көеп яшим. Иҗаты киң кырлы, минем архивта 20-30 томнарга әсәрләре бар әле. Шулар өчен кайгырам, мин үлгәч кемнәр карар икән, дим. Басылган әсәрләренә күз төшергәнегез өчен рәхмәт”.
Драматург Мансур Гыйләҗев әтисенең эшен дәвам итүче язучы. Мәрәсим вакытында ул да әтисенең ата сыйфатларын барлап узды. “Бүгенге көндә әтинең тәрбияләү прициплары, аның киңәшләре бик актуаль булыр иде. Чөнки хәзер дөнья, бигрәк тә балалар,яшьләр Интернет дөньясына кереп китте, тормыш кыйммәтләре онытыла башлады. Ә әти безне тормыш гүзәллекләрен күрергә өйрәтә иде. Авыл, табигать төшенчәләрен белеп үстек. Ул безге гел урманга йөртә иде. Бергәләп гөмбә җыябыз, күлдә балык тота идек. Ә хәзер бит балага андый мөнәсәбәт онытыла башлады. Кайберәүләр туган җиренең кайда икәнен дә белми. Әти гомер буе кешелек кыйммәтләрен алга сөрде. Безне дә шулай тәрбияләде”, - ди Мансур Гыйләҗев.
 
 
Мөршидә КЫЯМОВА.

Комментарийлар