Логотип «Мәйдан» журналы

Нарат күркәсе кайнатмасы

Бу рецепт белән эшләгәндә кайнатма куе, күркәләре йомшак була.Кайнатма өчен: 750 грамм су, 1 кг күркә, 3 кг шикәр комы.Кичтән күркәләрне суга салып калдырырга. Иртән сөзәргә, шикәр комы салып, 5-10 ми...



Бу рецепт белән эшләгәндә кайнатма куе, күркәләре йомшак була.




Кайнатма өчен: 750 грамм су, 1 кг күркә, 3 кг шикәр комы.
Кичтән күркәләрне суга салып калдырырга. Иртән сөзәргә, шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатырга. Кайнаган ширбәткә күркәләрне салырга һәм сүрән утта 20 минут кайнатырга.

Кайнатма суынгач, тагын 20 минут кайнатып алырга. Шулай итеп өч тапкыр эшләргә кирәк, шул вакытта кайнатма куе булачак.



Кәстрүльнең капкачын каплап кайнатсагыз күркәләр йомшак булачак.
Чәйләрегез тәмле булсын!







 

Автор: Гөлнара ГАЛИМУЛЛИНА

Фото: Гөлнара Галимуллина

https://intertat.tatar/ash-su/narat-k-rk-se-kaynatmasy/

Комментарийлар