Логотип «Мәйдан» журналы

Нарат бөресе булганда кыйммәтле дарулар читтә торсын

Дәвалану өчен нарат бөресен иртә язда, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк.

Бу вакытта бөреләр кабырчык белән капланган һәм сумала белән беркетелгән була. Әгәр кабырчыклар ачылса, нарат бөресен җыярга инде соң дигән сүз.
Нарат бөресен пирчәткә киеп җыегыз, чөнки сумала кулдан начар юыла.
Әзер бөреләрне җиләс бүлмәдә 3 сантиметр калынлыктагы тукымага яки кәгазьгә җәеп киптерәләр. Саклаганда да шушы режимны тоту кирәк. Җил яхшы йөри торган, караңгы урында ул ике елга кадәр саклана.
Нарат бөресе грипп, салкын тию, йөткерү, бронхит, пневмония, ангина, тонзиллит, фарингит, ларингит, ревматизм, подагра, дерматит, экзема, псориаз, кычыткан бизгәге вакытында кулланыла.
Нарат бөресеннән төнәтмә ясыйлар. 1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Төнәтмә әчкелтем тәмгә ия, әмма ул йөткерү һәм салкын тиюдән кыйммәтле даруларга караганда яхшырак тәэсир итә.
Кан тамырларын чистарту, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсен кулланырга була. 30 грамм энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм, өстен ябып, 15 минут эмаль савытта кайнатырга кирәк. Суытып сөзәргә һәм өч тапкыр (иртән, төш, кич белән) эчәрлек итеп бүләргә. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала.
Нарат бөресеннән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 грамм бөрегә 2 литр су салып, 5-10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, шуның парында 15 минут сулап утырырга.
Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы.
Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга нарат бөресе белән дәвалану тыела.
Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Narat-b-rese-bulganda-kiymm-tle-darular-chitt-torsin-344922/

 

Комментарийлар