Логотип «Мәйдан» журналы

Мыек үстерсәң, җиләк булмый...

Эре, татлы җиләк үстерүнең берничә ысулы бар.Җиләкләр өлгергән чорда аларның мыеклары да актив үсә башлый. Үсемлек бөтен көчен шунда җибәмәсен өчен вакытында мыекларны кисеп торырга кирәк. Мондый эшне...

Эре, татлы җиләк үстерүнең берничә ысулы бар.
klubnichka
Җиләкләр өлгергән чорда аларның мыеклары да актив үсә башлый. Үсемлек бөтен көчен шунда җибәмәсен өчен вакытында мыекларны кисеп торырга кирәк. Мондый эшне атнасына бер тапкыр башкару да җитә. Кайбер бакчачылар җиләк мыекларын өзеп алырга да ярый, ди. Тик бу ялгыш фикер. Өзгәндә тамырга зыян килүе бар. Шуңа күрә аларны кайчы яки секатор белән кисеп алу яхшырак булыр. Тик эш башлар алдыннан, инструментны куе төстәге марганцовкалы суда тотырга кирәк. Мыекны төбеннән үк кисәргә ярамый, 5-10 см калдырып кисәргә киңәш ителә. Бу эшне кояшлы, коры көнне башкарыгыз.
Әгәр үзегезгә ошаган җиләк сортын үрчетергә телисез икән, һәр куакта бер-ике мыек калдырырга була. Шулай да, җиләкләрне вакытында тукландырып, мыекларын кисеп торсаң, җиләк эре һәм татлы була.

Фото: news.myseldon.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Miek-sters---il-k-bulmiy-318229/

Комментарийлар