Логотип «Мәйдан» журналы

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү озайтылды

2020-2021 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Премия ике елга бе...

2020-2021 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.musa-jeliljpg
Премия ике елга бер тапкыр дүрт номинантка — Татарстан яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗади берләшмәләргә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә югары казанышларга, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.
Конкурска шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә йомгак ясала.
Конкурсның нигезләмәсе белән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар 2021 елның 20 гыйварына кадәр кабул ителә.
 

Фото: https://minmol.tatarstan.ru/


https://tatar-inform.tatar/news/society/13-01-2021/musa-lil-isemend-ge-respublika-premiyase-konkursyna-garizalar-kabul-it-ozaytyldy-5798766

 

Комментарийлар