Логотип «Мәйдан» журналы

Мулла хатынына чалбар килешәме?

Көндәлек тормышта еш очрый торган сорауларга Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.– Равил хәзрәт, әңгәмәне намаз ук...

Көндәлек тормышта еш очрый торган сорауларга Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имамы, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
af2aa7bbf842ea351acf5207501afcf3
– Равил хәзрәт, әңгәмәне намаз укучыларга кагылучы сораудан башлыйк: бүген тырнак матурлау өчен нәр­сәләр генә кулланылмый, күз явын алырлык лаклар дисең­ме, ябыштырылган тырнак­лар... Ә буялган, ябыштырылган тырнак белән намаз укырга ярыймы?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәһарәтне иманның яртысы дип атый. Аның фарызлары: битне, кулны, аякны юу, башның дүрттән бер өлешен юеш кул белән сыпырып мәсих кылу. Тәһарәт дөрес булсын өчен үтәлергә тиешле шартлар да бар: хатын-кызга күрем күргәндә, бәби тапканнан соң кан килгән вакытта намаз уку тыела. Тән җәрәхәтләнгәч, кан саркып торса, башта ул урынны дәвалап, бәйләп куялар һәм аннан соң гына тәһарәт алына. Тагын бер шарт: тәндә су үтмәслек әйберләр булырга тиеш түгел. Шуның өчен, тәндә су үткәрми торган берәр нәрсә, әйтик, камыр баскач, кулда камыр калса яки җилем, буяу шикелле әйберләр булса, башта аны юып төшерәсең, аннан соң гына тәһарәт аласың. Тырнак буявы да су үткәрми. Шуңа күрә тырнак буялган килеш госел дә, тәһарәт тә дөрес түгел.
– Хатын-кызның чәч буяу гадәте бар. Намаз укучыга аны­сы да тыелганмы?
– Чәчнең төсен үзгәртү го­селгә дә, тәһарәткә дә зыян китерми. Нәрсә яравын, нәрсә тыелганын белеп бетермәсәң, башкалардан сорашырга, китаплардан укырга кирәк. Намазга баскан кешенең бурычы – бер үк вакытта дини гыйлем алу да.
– Кием мәсьәләсендә дә фикерләр төрле. Дини мәҗлес­кә мулла хатыны чалбар киеп килде, димәк, миңа да ярый дигән иде бер танышым. Ә кайбер дин әһелләре мөслимәнең чалбар киюен кискен тән­кыйть­ли.
– Киң балаклы чалбар киюне кайбер галимнәр рөхсәт итә. Тик бездә ире мулла булса, хатыны абыстай дип атала бит инде. Шулай булгач, Коръән ашына барганда әдәп саклау мәслихәт. Дини бәйрәмнәрдә һәр хатын-кыз, дин тотамы ул, юкмы, яулык бәйли, озын җиңле күлмәк кия, ирләр башларына түбәтәй киеп җибәрә. Мулла хатыны үзенә аеруча игътибарлы булырга тиеш, чөнки аның башкалар алдында җавап­лылыгы зур.
– Коръән ашына җыелучы хатын-кызлардан, күлмәк җи­ңе кулның дүрттән бер өлешен каплап торса, шул җитә, дигән сүзләрне дә ишеткән бар. Бу дөреслеккә туры киләме?
– Мондый мәҗлесләрдә генә түгел, гомумән, мөслимәгә чит-ят ир-атларга битен, беләзектән алып кул очын гына күрсәтергә ярый. Беләзектән югарырак гау­рәт өлеш капланган булырга тиеш. Шәригать буенча кияүгә чыгу тыелган кешеләр – абыйсы, атасы, энесе, туганнан туган якыннары янында кул терсәккә кадәр сызганулы булырга мөмкин. Әй­тик, кухняда ашарга пешер­гәндә җиңне сызганып эшләү рөхсәт ителә.
– “Намаз укыган булып йөри, мәчеткә кергәндә яулык бәйли, чыкканда салып куя, имансыз, монафыйк”, – дип башкаларга гаеп атучыларның сүзендә хаклык бармы?
– Кеше Аллаһы Тәгалә кушканнарга чын күңелдән ышанып, фарызларын үтәргә тырыша икән, мәсәлән, намаз укый, ураза тота, димәк, ул инде зур эш башкара. Иң фарыз гамәл – намаз. Аны торгыза башласаң, калганнары үз вакыты белән килә. Кеше намазын укый икән, яулыгын да бәйләячәк, башка хәрамнардан да тыелачак. Фәлән вакытта бәй­ләячәкмен, дип ниятләп куярга була, әкренләп үз өстеңдә эшләр­гә тиешсең. Аллаһы Тәгалә һәр­кемне сыный. Хәзер яулык бәйләү аның кадәр үк авыр түгел, Татарстанда бигрәк тә, Аллага шөкер.
– Бүгенге шартларда балага ничек итеп дин сабагы бирер­гә?
– Әүвәл әти-әни үз калебе турында уйлансын иде. Бала – ата-анасының чагылышы. Биш вакыт намазны калдырмаска, дини гыйлем алырга, Коръән сүрәләре укырга һәм тыңларга тырышыгыз... Иң мөһиме: баланың саулыгы, тәүфыйгы, бәхете өчен дога кылырга кирәк. Баладагы гаеп­ләр­не күрсәң, аң, үгет-нәсыйхәт бирергә. Кечкенә вакытында догалар өйрәтсәң, алар гомергә истә кала.
– Мөселман ир-атларга алтын балдак кияргә ярыймы?
– Юк, ярамый, көмешне кияр­гә ярый, ә хатын-кызларга алтын эш­ләнмәләр рөхсәт ителә. Пәй­гам­бәребез алтынны җәннәт­нең бизәнү әйбере дип атый. Алтын-көмештән эшләнгән са­выт-са­бадан ашау да тыелган. Бу – азыну билгесе дип тә санала. Әйтик, кайбер фәкыйрь-мескен­нәрнең ризык алырлык та акчасы юк, ә кемдер алтын табактан ашап утыра, ди. Бу күренеш фәкыйрь­ләр­нең күңелен рәнҗетү дип кабул ителә.
– Cалатларга еш кушыла торган краб таякчыларын ашау хәрам дип укыган идем.
– Хәләл комитет, таякчык сыман краб балыгын түгел, ә кармин дигән азык өстәмәсен тыя. Кармин (Е120) – бөҗәктән ясала, ягъни бөҗәкләрне сытып, шуннан кызыл төс алалар. Дин буенча, бө­җәк ашарга ярамый. Краб таяк­чыгының буяулы өлешен алып, калганын кулланырга ярый. Коръән ашы үткәрергә җыенучы ризык сайлауга җитди карарга тиеш. Колбаса, ит сатып алганда хәләлне алырга кирәк. Тортлар сайлаганда да язуына күз тө­ше­регез, шәраб, коньяк юкмы икән? Маргарин турында да сорашалар. Ул хакта үземнең белешкәнем бар: хәзер күпчелек маргарин туңмайдан түгел, сыек майдан эшләнә. Аны ипи, булка пешер­гәндә дә салалар. Шулай да составы белән танышыгыз: нигезендә үсемлек мае булганны сайларга кирәк.
 
Фәния Арсланова,

http://www.vatantat.ru

Комментарийлар