Логотип «Мәйдан» журналы

Мул уңыш алам дисәң

Кишер орлыгын чәчүгә әзерлибез.Чәчәргә 10-12 көн кала, кишернең коры орлыкларын тукыма капчыкка салып, дымлы һәм салкын туфракка күмеп куялар (бер көрәк тирәнлегендә). Утыртасы көнне казып алып, тарал...

Кишер орлыгын чәчүгә әзерлибез.
isher-orlygy
Чәчәргә 10-12 көн кала, кишернең коры орлыкларын тукыма капчыкка салып, дымлы һәм салкын туфракка күмеп куялар (бер көрәк тирәнлегендә). Утыртасы көнне казып алып, таралып торырлык хәлгә килгәнче (20-25 минут) киптерәләр һәм чәчәләр. Мондый орлыкларны чәчү уңайлы: алар бүрткән һәм эреләнгән була. Шытымнар 4-5 көннән күренә башлый.
Орлыкларны бүрттерү өчен эремә:
1 литр җылы суга 1 аш кашыгы агач көле салып болгатырга.
Орлыкларны тукыма капчыкка салалар һәм әлеге эремәдә 1 тәүлек тоталар. Аннары су белән чайкап һәм дымлы чүпрәк белән берничә кат төреп, 2-5 тәүлеккә суыткычка куялар. Чәчәр алдыннан таралып торырлык хәлгә килгәнче (20-25 минут) киптерәләр.
Фото: atmagro.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Mul-u-ish-alam-dis-163033/

Комментарийлар