Логотип «Мәйдан» журналы

Мөстәкыйм карт йокысы

Мөстәкыйм картны күптән исәптән чыккан кешегә саныйлар иде инде.

Дөрес, яшь ягыннан тугызынчы унны куса да, болай күрер күзгә таза иде әле үзе. Вакыты белән зур-зур, авыр-авыр эшләрне җиңел-җиңел генә эшләп ташлый ала һәм ашау ягына килгәндә дә сынатмый торган иде. Тик бер генә нәрсә аяктан ега иде аны: йокысын җиңә алмый иде карт.
Гаҗәп бер йокы булып чыкты ул Мөстәкыйм карт йокысы. Нинди генә вакытта, нинди генә хәлдә йокламый иде ул?! Тәмле генә итеп сөйләшеп утырганда дисеңме, ләззәтле генә итеп чәй эчеп утырганда дисеңме – әллә каян таяныр әйберен таба, әллә каян сөялер урын туры килә – эри дә китә.
Өй эчендәгеләр аның бу гадәтенә ияләшеп беткәннәр иде инде. Бервакытны ул тавык суйган вакытында йоклап көлкегә калды. Ә тавык суярга еш туры килә иде аңа. «Кулы тәмле» дип, күрше-күлән дә тавыкны аңардан суйдыралар иде. Шулай беркөнне шактый ерак күршеләреннән исәпләнгән Хөбби карчык кысыр тавыгын күтәреп килде.
– Тиз генә суеп бирче шушыны, Мөстәкыйм абзый, – диде карчык, – күкәй салмый башлады, рәхмәт төшкере.
– Хәзер эшен бетереп алып керәм мин аның, – диде Мөстәкыйм карт һәм, бер кулына – тавыкны, икенче кулына чалгы пәкесен алып, лапас астына кереп китте.
Хөбби карчык, Мөстәкыйм картның үзе белән бергә картайган Марзия карчык белән сөйләшеп, өйдә калды.
Марзия карчык самовар да куймакчы иде дә, Хөбби карчык чын күңеленнән каршы төште:
– Кирәкмәс, күрше, эшем ашыгыч, зинһар, мәшәкатьләнмә, бик тиз кайтып җитәм дип кенә чыгып киттем, – диде...
Ләкин бик тиз генә кайтып китә алмады ул. Ике карчык байтак сөйләштеләр. Мөстәкыйм карт һаман тавыкның эшен бетереп алып керми иде. Хөбби карчык сабырсызлана башлады:
– Ай Алла, нишләп болай озаклады соң бу Мөстәкыйм абзый, рәхмәт төшкере? – дип, берничә тапкыр кабатлап алды.
Картының гадәтен белгән Марзия карчык, борчылып, кулын селкеп куйды:
– Йоклап китте микәнни, Ходаем, – диде, – чыгып карыйксана үзен.
Марзия карчыкның сизенүе дөрес булып чыкты: Мөстәкыйм карт тавыкның канатларын артка каерып, икесен бергә җиргә баскан, томшыгын кысып тоткан килеш, башын тез өстенә салган да йокыга киткән иде.
Икенче бер вакытны ул, тәһарәт алып утырган чагында, бер аягын юган, икенче аягын юмаган хәлдә, болдыр баскычына утырган килеш йоклап китеп, икенде намазының вакытын уздырып җибәрде.
Марзия карчыкның мондый хәлләргә бер дә исе китми, вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз йоклаган өчен картын шелтәләп торуны да кирәк тапмый иде. Шулай да бер тиргәде ул аны.
Ул көнне алар өйдә икәү генә калганнар иде. Уллары-киленнәре эштә, ә бала-чага уйнарга чыгып киткәннәр иде. Карт белән карчык аулаклап кына чәй эчәргә ниятләделәр. Карт, бик матурлап кына кисеп, кәрәзле бал алып керде. Ни җитте бал гына да түгел, бала корт балы иде. Карчык икесенә генә җитәрлек күләмдә итеп, сөт белән күкәйгә генә туглап, сары майда гына йөздереп, төче коймак пешереп алды. Чит-читләре бөдрәләнеп, сап-сары булып кәрәзләнеп пешкән коймаклар иде алар. Үзләреннән-үзләре авызга кереп эрергә генә торалар иде инде. Бүген генә савып утыртылган сөт өсте дә чыгарып куелды. Нечкә билле ак самовар, бөтен тишекләреннән пар бөркеп, сызгыра-сызгыра, сәке йөзлегенә килеп утырды.
Әби болай да яхшы чыгышлы булган такта чәйне мул гына чеметеп алып, ак чәйнеккә салды. Аякларын бөкләп, самовар каршына менеп утырып, чәйнеккә су агызам дигәндә генә, урам яктан тәрәзә аша бер малай кычкырып узды:
– Марзия әби! Бәрәңгегезгә Муллагали дуңгызы кергән!
– Каһәр генә суксын инде, – диде карчык, – шул Ходай каргаган малны кайсы юньсезе генә авылыбызга аяк бастырды соң! Бер генә дә тынгы юк бит, Илаһым! Чәйне пешерә торчы, карт, хәзер керәм, – дип, малайлар җитезлеге белән урыныннан сикереп торды да каргана-каргана чыгып китте.
Баштарак ят булып тоелган колхоз тормышының бөтен якларына күптән ияләшеп, үзләшеп беткән иде инде карчык. Тик татар авылында дуңгыз терлеге асраучылык белән генә килешеп бетә алмады ул. Ите хәрәм булуы берни түгел инде, теләмәгән кешегә көчләп ашатмыйлар анысы. Менә бәрәңге бакчасын сөрү кебек әшәке гадәте булуы ямап мәлгуньнең.
Бакчаның аргы башында бәрәңге төпләрен чөеп җибәрә-җибәрә җир сөрүче ак дуңгызны күргәч, Марзия карчык ярсып кычкырып җибәрергә дип авызын ачкан иде дә, ни дип кычкырырга белмичә тукталып калды.
– Нәгъләт! Нәгъләт! Сыер булса, «һәш!» дияр идең, сарык булса – «төррә!» дип, эт булса – «чәбә!» дип, кәҗә булса, «кәҗә, ристан!» дип кычкырыр идең. Дуңгыз бит, чучка! Ни дип кычкырасың аңа. Синең татарча әйткәнеңне беләмени ул! Йөгереп бар да билен сындырганчы күсәк белән ор шул!
Билгеле, Марзия карчык карак дуңгызга күсәк белән ора алмады. Дуңгыз, мыскыл иткән шикелле, бер урыннан бер урынга күчеп, әбинең ачуын китерде-китерде дә кәкрәеп торган койрыгын болгый-болгый чыгып китте.
Марзия карчык үзалдына сөйләнә-сөйләнә: «Чәйнең тәмен җибәрде, нәгъләт, коймагым суынып беткәндер инде», – дип зарлана-зарлана, кире өенә кайтты. Өйалды ишеген керүгә үк борынына килеп бәрелгән тәмле чәй исе аның ачуын басып, күңелен тынычландырып, рәхәтләндереп җибәргән иде. Ләкин, өй эченә керү белән, беренче мәлгә ни дияргә белми катып калды. Бөтен идән су белән тулган, ашъяулыктан да, паластан да пар күтәрелә, ә шундый күңелле итеп, гөрләп калган самовар, яшелле-зәңгәрле ис чыгарып, эреп утыра иде.
Мөстәкыйм карт, гадәтенчә, стенага аркасы белән сөялеп утырган хәлдә йокыга киткән булып чыкты. Ничек кенә йоклаган әле: чәйнеккә су агызырга дип, самовар борынын ачкан да, чәйнек тулганны да көтмичә, эреп киткән картлач. Аннан соң инде самоварындагы су агып бетү генә түгел, бөтен коймаклары, баллары белән бергә ашъяулыгың, подносың агып китсә дә гамендә юк аның.
– Илаһым, бар икән бер бетмәс йокы! – дип кычкырып җибәрде Марзия карчык. – Самоварга тыкшынмый торсаң ни булды, ичмасам!
Мөстәкыйм карт, уянырга теләмәгәндәй, күзен ачмыйча гына җавап бирде:
– Төшне бүлдердең лә, карчык, бик матур төш күрә башлаган идем, Кытай илләрендәге чәй бакчаларында, мин сиңа әйтим...
– Төшең корсын ла, рәхәтләнеп кенә эчәрмен дигән идем иркенләп, бер йокыңа баш була алмадың лабаса. Ничә әйтәм инде мин сиңа, йокың килсә, әнә ястыкка ятып йокла, дип. Әнә бит, синең өчен җәеп куелган ястык бит ул! Бер-ике карыш җиргә күчеп ятарга да иренәсеңмени соң...
Күзләрен ачып, өй эчендәге хәлне күргәч тә, картның исе китмәде. Үзен аклау йөзеннән һәрвакытта әйтә торган сүзен кабатлады ул:
– Йокы кайда килсә, шунда тәмле була ул, карчык, – диде. – Әйе, йокы кайда килсә, шунда йокла син аны. Ә син ястык дисең. Синең ястыгыңа барып җиткәнче ачыла ул йокы. Аннары пущай ят син...
Шулай итеп, Мөстәкыйм картны колхоз өчен күптән исәптән чыккан кешегә саныйлар иде инде. Карт үзе дә бу хәл белән килешкән булып, зур эшләргә тыгылмый, тик үз йорты тирәсендә, үз җае белән генә кыштырдап йөри бирә иде.
Тыныч илебезгә Гитлер Германиясе юлбасарларча һөҗүм башлап, бөтен халык ватан сугышына күтәрелгәч, ир уртасы кешеләр фронтка китеп, колхоздагы барлык эш хатын-кызлар һәм картлар белән үсмерләр кулына калгач, Мөстәкыйм карт үзенең исәптән чыккан кеше булып яшәвенә риза булып кала алмады.
– Ике улымны да фронтка озаттым, – диде ул, колхоз правлениесенә килеп, – алар өчен биредә кем дә булса эшләргә тиеш бит, – диде. – Мин үзем, болай карт булсам да, йокламаган чагымда бер дә яшьләрдән ким түгел. Кулымнан килгән хәтле булыр, кушыгыз мине берәр эшкә, – диде.
Аны хуплап каршы алдылар. Карт өченче бригадага беркетелде.
Өченче бригаданың башлыгы Фагыйлә исемле, бик характерлы яшь кенә хатын иде. Ирләребез кайтканчы шушы бригаданы аяктан екмый алып бара алсам, бу каһәр суккан Гитлер дөмегеп, сугыш беткән көнгә сөреләсе җирләр сөрелгән, чәчеләсе җирләр чәчелгән, чабыласы җирләр чабылган, урыласы җирләр урылган хәлдә ирләребез кулына тапшыра алсам, башкасы кирәкми, ди иде ул һәм, берәүләрне тиргәп, берәүләрне юмалап эшкә куша-куша, хуҗалыкны артка калдырмый бара иде. Әмма ярсу йөрәкле хатын иде инде. Юмалау килешә торганрак кешеләрне юмалый башласа, тәмам эретә – балавыз итә иде Фагыйлә. Ә инде яхшылап әйткәнне колакка алмый торганрак кешеләргә кадалса, чыдап кына тор: утка басканнан ким сикертми иде ул андыйларны. Нәтиҗәдә бары да тыңлыйлар иде үзен. Кемнәрне уңай якка сыпырып, кемнең чәчен кирегә ышкырга кирәклекне белә иде шул.
Әмма Мөстәкыйм бабайның көен таба алмый аптырап бетте Фагыйлә. Мөстәкыйм карт бригадага бик күп файда китерде. Ләкин әлеге дә баягы йокысын ташлап бетә алмады ул. Эш өсләрендә вакытлы-вакытсыз, урынлы-урынсыз йоклап китеп, Фагыйләнең ачуын китереп бетерде. Ләкин Фагыйлә, бердән, аның олы кеше булуын, икенчедән, кулыннан килгән кадәр намус белән эшләргә тырышуын, бригаданы валюк баулары, тырма, сәнәк кебек нәрсәләргә бервакытта да мохтаҗ итмәвен искә алып, аңа каты бәрелмәскә тырышып килде. Берничә тапкыр теле кычытып-кычытып куйса да, түзгән иде. Тик кызу печән өстендә килеп чыккан бер күңелсезлек Фагыйләнең сабырын җуйды.
Өченче бригада хатыннары искиткеч бер дәрт белән ярышып, икенче бригададан уздырырга тырышып печән чапкан вакытта, Мөстәкыйм карт аларга ярдәмгә бирелгән иде. Чабучылар ял иткән чакларда, аларның чалгыларын таптап бирә иде ул. Ул таптап биргән чалгылар Гали пәкесе кебек булалар иде инде булуын. Ә менә бервакытны, печән чабу өчен заказ ясатып алынган кебек матур көннәрнең берендә, картыбыз кырын ятып чалгы чүкегән чагында йоклап киткән бит. Чалгылар чүкелеп беткәнче генә черем итеп алырга дип ятып торган хатыннар да уянмаганнар. Җәйнең иң озын көннәрендә бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп йөргән кешеләр ни эшләсеннәр? Рәтләп йокы эләгәмени аларга бу көннәрдә! Печән өсте бит. Гади печән өсте генә дә түгел, сугыш вакыты печән өсте!.. Йоклаганнар да йоклаганнар болар. Алтыннан кадерле вакыт та әрәм үткән, чалгылар да чүкелмәгән. Шуның аркасында ул көнне икенче бригада чабучылары өченче бригадага караганда норманы бик күп арттырып үтәгәннәр.
Фагыйлә бу хәлгә болай гына түзеп кала алмады. Мөстәкыйм картны кәнсәләргә – председатель янына чакыртты бу. Кич булып, көн караңгыга авышып барган вакыт иде. Үзе өстәл артыннан председатель белән янәшә урын алып, Мөстәкыйм картны каршысына утыртты да тотынды пешерергә, тотынды пешерергә, чыдап кына тор.
– Болай ук гамьсез булырсың дип уйламаган идем мин сине, Мөстәкыйм бабай! – дип башлап җибәрде ул сүзен. – Карт кеше дип, тырышып йөри дип, моңарчы дәшми килдем. Кәнүшни түбәсен япканда салам алып торган чагыңда йоклавыңа да сүз әйтмәдем. Тары чәчкән вакытта тагын...
Шулай тезеп китеп, Фагыйлә аның кайчан, кайда йоклаганнарын санарга тотынды. Мөстәкыйм карт каршы сүз әйтмичә, «ие, ие, кызым, булды бугай шул, картлык, күрәсең инде» дип, һәр гаебен өстенә алып утыра иде. Фагыйлә аның болай барын да дөресләп утыруын да ошатмады.
– Сугыш вакыты икәнен аңларга теләмисең син. Аңларга теләсәң, бер йокыңа гына баш була алыр идең. Шушындый кызу көндә, шушындый җаваплы эшне тоткарлауга барып җитү уен эшмени ул! Ә?!
Бу сүзләр кәгазьгә язылгач бик каты яңгырамасалар да, Фагыйлә авызыннан әйтелгән вакытта алар бик каты булып, бәгырьләргә үтәрлек ачы булып чыктылар. Мөстәкыйм карт инде бөтенләй эндәшми башлады. Ул эндәшмәгән саен, Фәгыйлә тавышын күтәрә бара иде. Карт аның саен дәшмәгәч, бригадир председательгә борылып сөйли башлады:
– Менә күр инде, Сабир абзый, нишлим мин бу карт белән? Сүз дә бирми бит, ичмасам.
Ул кинәт Мөстәкыйм картка борылып, тагын да катырак тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Адәм рәтле эшләргә телисеңме, Мөстәкыйм бабай, юкмы? Йә, әйт!
Мөстәкыйм карт җавап бирмәде.
Бригадир тагын нәрсәдер әйтеп кычкырмакчы иде дә, нидер исенә төшкән кебек, кинәт тынып калды. Өстәл артыннан чыгып, аның каршысына ук килеп басты һәм әкрен генә картның йөзенә иелде.
Мөстәкыйм карт рәхәтләнеп йоклап утыра иде.
– Менә күрдеңме? – диде бригадир, председательгә борылып.
Председатель кәефләнеп көлеп җибәрде.
– Ай, мондый бабайларым күбрәк булсачы, – диде ул, көрсенеп, һәм җитди тавыш белән бригадирны кисәтеп куйды. – Мөстәкыйм бабайга тел тидерәсе булма моннан ары. Чыбыркылата торган карт түгел ул. Әйдә, тынычлыгын бозмыйк, йокласын.
Икенче көнне иртән иртүк, җәйге кыска төннең шәфәкъ кызыллыгына ялганган алсу таңы сызылуга, Фагыйлә йортының ян тәрәзәсе төбендә Мөстәкыйм картның көр тавышы яңгырады:
– Фагыйлә кызым, тор инде. Көне бик матур, йоклап ята торган чак түгел! – дип кычкыра иде ул.
 

Мирсәй ӘМИР

 

Фото: Николай Туганов 

 

Комментарийлар