Логотип «Мәйдан» журналы

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмның прокатка чыгу көне билгеле

«Отряд Таганок» фильмының прокатка чыгу датасы билгеле булды.«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 4 марттан Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән картинаны Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында карарга мө...

«Отряд Таганок» фильмының прокатка чыгу датасы билгеле булды.mostj
«Башинформ» хәбәр иткәнчә, 4 марттан Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән картинаны Башкортстан һәм Татарстан кинотеатрларында карарга мөмкин булачак. Бу хакта социаль челтәрдә фильмның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте.
«Бу фильны 50дән артык кеше ике ел эшләде. Башкорт киносында шундый сыйфатлы картинаның әлегә булганы юк иде», — дип уртаклашты режиссер.
Исегезгә төшерәбез, «Отряд Таганок» фильмын премьера алды күрсәтү юбилей тантаналары кысаларында Башкорт әдәбияты классигының 100 еллыгына багышланган иде.
 

Фото: http://bashdram.ru/


https://tatar-inform.tatar/news/society/20-01-2021/mostay-k-rim-poveste-buencha-t-sherelg-n-filmny-prokatka-chygu-k-ne-bilgele-5800177

Комментарийлар