Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслимнең каклаган казы «Россия тәмнәре» конкурсында беренче урын алган

«Россия тәмнәре» төбәк туклану продуктлары брендларының илкүләм милли конкурсы Мөслим фермерларына җиңү китерде. Районның «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы «Россия тәм...

«Россия тәмнәре» төбәк туклану продуктлары брендларының илкүләм милли конкурсы Мөслим фермерларына җиңү китерде. Районның «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы «Россия тәмнәре» конкурсында татарның милли ризыгы — каклаган каз тәкъдим итте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.moslim-kaz
Бәйгедә илнең 79 субъектыннан 500ләп бренд тәкъдим ителгән. Татарстан конкурста катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә — республикадан барлыгы 22 бренд катнашкан.
Гадәттә, мондый бәйгеләрдә җиңүчеләр ризыкны татып карау юлы белән һәм төрү, бизәүгә карап билгеләнсә, төбәк продуктлары брендлары конкурсында барысын да халык фикере хәл иткән. Нәтиҗәдә эксперт номинацияләре буенча 30 меңгә кадәр халык яшәгән территорияләр арасында Мөслимнең каклаган казы беренче урынны яулады.
«Моңа кадәр безнең «Агро Лидер» кооперативы продуктларын Идел буе төбәкләрендә генә күпләп алалар иде. Ни дисәң дә, каклаган каз — татарлар һәм башкортларның классик милли ризыгы. Башка регионнарда аны бик белеп бетермиләр. Конкурста җиңүнең нәтиҗәсе инде күренә: Россиянең башка төбәкләреннән дә шалтырата башладылар, каклаган каз белән кызыксыну арта, — ди Ирек Хәмәдишин.
Райондашлар хәтерлидер: кошчылык тармагына беренчеләрдән булып нигез салган Ирек Хәмәдишин һәм Раеф Мортазин моннан җиде ел элек, «Агро Лидер» кооперативы төзеп, каз эшкәртүне җайга салып җибәргән иде. 2013 елда сафка баскан кош-корт сую һәм эшкәртү цехы да тулы куәтенә эшли.
Фермерлар каз итенең ассортиментын арттыруга аерым игътибар бирә. Аның туңдырылганын, ысланганын һәм какланганын тәкъдим итәләр, эч-башына әйберләренә, каз маена да сорау зур бүген.
 

Фото: http://muslumirc.ru 


https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/21-12-2020/m-slimne-kaklagan-kazy-rossiya-t-mn-re-konkursynda-berenche-uryn-algan-5794113

Комментарийлар