Логотип «Мәйдан» журналы

Мөселман яшьләренә катнаш никах турында сөйләделәр

15 февральдә Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләре чираттагы дискуссион клуб утырышына җыелды, дип хәбәр ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ru/Очрашу темасы ит...

15 февральдә Казанның Галиев мәчетендә мөселман яшьләре чираттагы дискуссион клуб утырышына җыелды, дип хәбәр ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
dsc01283_0 Фото: http://dumrt.ru/
Очрашу темасы итеп көнүзәк мәсьәлә – төрле диндәге милләт вәкилләренең никах укып гаилә кору мәсьәләсе каралды. Әбу Яхъя хәзрәтләре яшьләргә ачык, аңлаешлы итеп, никахның шартларын, таләпләрен аңлатты, Коръәни-Кәримдә һәм хәдисләрдә нинди диндәге кешеләргә никахланырга рөхсәт ителүе, ә кемнәр белән гаилә корырга ярамавын матур итеп җиткерде. Коръәндә әйтелә: “Бүген сезгә Аллаһы исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды, әнә шундый хатыннарга мәһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһыга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни газапта булыр” (“Маидә” сүрәсе, 5 нче аять).
Яшьләр алдында чыгыш ясап, Әбу Яхъя хәзрәт әлеге аятьнең тәфсирен аңлатты, нәтиҗә ясап, Коръәндә мөселман кешесенең нәсара (православие) яки яһүд динендәге кыз белән никах укытуы дөрес булу турында әйтте, чөнки алар Аллаһы Тәгаләнең китабына ышаналар. Ләкин, очрашу кунагы ассызыклаганча, мондый никах рөхсәт ителсә дә, аны кайбер мөселман галимнәре киңәш итмәгәннәр. Мисал өчен, хак хәлиф Гомәр радыйаллаһу ганһу. Ул үзе идарә иткәндә мондый никахларны хупламаган. Утырышта катнашучылар хәзерге чорда катнаш диндәге никахларга бәя биреп, күбрәк “минус”ларын аерып күрсәттеләр: яһүд яки православие динендәге хатын-кыз баласына чын мөселман тәрбиясен бирә алырмы? Әбу Яхъя хәзрәт катнаш милләт никахларын бәяләү буенча зур тәҗрибәле кешеләргә, казыйларга, аксакалларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Хәтта бер тапкыр тәрҗемәче белән никах алып барырга туры килгән, күп кешеләр уңайсыз хәлгә калган.
«Бәкара» сүрәсенең 221нче аятендә әйтелә: «Мөслимәләрне мөшрикләргә иман китерми торып кияүгә бирмәгез. Хакыйкатьтә иманлы кол мөшриктән яхшырак, әгәр ул (мөшрик) сезнең күңелгә хуш килсә дә. Алар (мөшриклар) сезне Утка (җәһәннәмгә) өнди, ә Аллаһы Тәгалә җәннәт һәм ярлыкау бирүче». Мөслимәләргә бары мөселман иргә генә кияүгә чыгу рөхсәт ителә, шулай булгач әни кешенең нинди милләттән булуы балаларның телне, милли традицияләрне белүенә зур йогынты ясый. Хәзерге вакытта күп ир-атлар гаиләне алып бару, ризык, акча табу артыннан чаба, бала тәрбияләүдә актив катнаша алмый. Очрашу кунаклары гореф-гадәтләрнең гаиләдә саклануы турында әйттеләр һәм баланың теле нинди телдә ачылса, шуны онытмас диделәр, нәкъ татар халык мәкалендәгечә: “Алтыда белгән алтмышта онытылмас”.
Бик четерекле булган тема – катнаш никахлар мәсьәләсенә иң беренче чиратта дини яктан аңлатмалар биргән өчен Әбу Яхъя хәзрәткә очрашу кунаклары рәхмәтләрен белдерделәр.

Комментарийлар