Логотип «Мәйдан» журналы

«Моңлы тамчы-2016» Республика балалар фольклор фестивале Тукай районында узачак

Бу фестивальгә 15 районнан 250дән артык кеше киләчәк. Кунакларны Тукай районының Күзкәй, Иске Абдул, Круглое Поле, Мәләкәс авыл җирлекләре көтә.Концертларда Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Буа, Әгерҗе, Түбә...


Бу фестивальгә 15 районнан 250дән артык кеше киләчәк. Кунакларны Тукай районының Күзкәй, Иске Абдул, Круглое Поле, Мәләкәс авыл җирлекләре көтә.



image123905050
Концертларда Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Буа, Әгерҗе, Түбән Кама, Кукмара, Яшел Үзән, Чүпрәле, Балтач районнарыннан татар, мордва, удмурт, чуваш балалар фольклор иҗат төркемнәре чыгышларын күрергә мөмкин булачак. Кунаклар шулай ук авыл җирлекләрендәге музейлар, кул эшләре күргәзмәләре белән дә таныша алачак.
Фестиваль кунакларына җирлекнең үз фольклор төркеме махсус әзерләгән сюжет тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаенда, Күзкәй авыл җирлегендә 30 ел буе (апрельдә 30 ел тула) үзенең иҗаты белән авылдашларын куандырып килгән, борынгыларыбыз авыз иҗатын табып, барлап сәхнәгә күтәргән «Әллүки» халык фольклор ансамбле эшләп килә. «Тамчылар» дигән балалар фольклор төркеме барлыкка килде һәм кыю гына эшләп тә китте. Күптән түгел «Карга боткасы» дигән йолаларга, җыр-уеннарга, әйтемнәргә бай сюжетны алар зур осталык белән сәхнәләштереп, авылдашларына бәйрәм күчтәнәче бүләк иттеләр.
Фестивальгә килгән балалар, фольклор төркемнәре авыл җирлекләрендә талантларын күрсәткәннән һәм кунак булганнан соң шәһәргә – «Энергетик» мәдәният сараена кайтачак. Аларны авылара юлларда йомшак, уңайлы автобуслар йөртәчәк. Биредә исә, зур сәхнәдә, «Моңлы тамчы-2016» Республика фестиваленең гала-концерты булачак. Тамашага төрле районнардан килгән 18 балалар фольклор төркеме чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Уңышларга бай, хәтерләрдә озак сакланырлык бәйге булсын мәртәбәле бу фестиваль.

 
Чыганак: http://www.tukai-rt.ru/tt

Комментарийлар