Логотип «Мәйдан» журналы

Мөнир Рахмаев: “Быел өйләнергә уйлыйм» — Гашыйклар көненнән ТОП-4

Илназ Сафиуллин сөйгәненә Канар утрауларына юллама бүләк иткән. Ә Мөнир Рахмаев бөтенләй өйләнергә уйлый. Тагын кемдә нәрсә? Айсылу Лерон (“Татар радиосы” ди-джее):– Ирем белән 2010 елның 23 февраленд...

Илназ Сафиуллин сөйгәненә Канар утрауларына юллама бүләк иткән. Ә Мөнир Рахмаев бөтенләй өйләнергә уйлый. Тагын кемдә нәрсә?
Айсылу Лерон (“Татар радиосы” ди-джее):
– Ирем белән 2010 елның 23 февралендә интернет аша таныштык. Шул ук елның октябрендә өйләнештек. Бергә сигезенче ел яшибез. Ирем миңа исемем белән эндәшә, мин аңа “кадерлем” дим. Төрле ювелир эшләнмәләр бүләк иткәне бар. Һәрвакыт күңелгә ятышлы бүләкләр ясый. Гаиләле кешеләр бу бәйрәмгә әллә ни игътибар итми торгандыр ул. Аларның үз даталары бар – туй, никах көне. Ә “Гашыйклар көне” мәктәп укучылары, студентлар һәм гаилә кормаганнар өчен кызыктыр дип уйлыйм.
vkdfnphgmxu
Илназ Сафиуллин (җырчы):
– Сөйгән кызым белән Испаниягә Канар утрауларына – Тенерифега очабыз, Алла бирса. Ял – иң яхшы бүләк. Мин үзем һәрвакыт гади бүләкләр яратам. “Акчаңны туздырма, 1-2 пар носки да җитә”, дим аңа. Шулай да үзе сайлап, иҗади бүләкләр бүләк итәргә ярата. Бер-беребезгә төрлечә эндәшәбез, шулай да яратышканда да, ачуланышканда да “матурым” сүзе һәрвакыт кулланылышта.
w94oyoa3q0e
Гөлнара Габидуллина (җырчы):
– Яраткан иремә бүләк әзер. Ул, әлбәттә, мин! Без аның белән кафеда таныштык. 9 ел бергә, Аллага шөкер. Ул миңа – “Гөлнарушка”, мин аңа “Тәүфигым” дим. Өйләнешкәнче миңа бүләк иткән иң беренче бүләге – микродулкынлы мич. Минем өчен иң затлы бүләк – аның миңа мөнәсәбәте һәм икебезнең арада булган бер-беребезгә хөрмәт, ярату. Ә болай, һәрвакыттагыча, затлы бүләкләр бирергә тырыша (чәчәк, тун, балдак). Һәр хатын-кыз өчен мөһим булган әйберләр инде.
1l2pbewmszw
Мөнир Рахмаев (җырчы):
– Сөйгәнемә “Гашыйклар көне”нә чәчәкләр һәм “Айфон Х” телефоны бүләк иттем. “Җаным” һәм “җимешем” дип дәшәм. Быел өйләнергә уйлыйм.
pg_8nckfby
http://akcharlak.com

Фотолар «Акчарлак» сайтыннан алынды.

Комментарийлар