Логотип «Мәйдан» журналы

Могҗиза

Сөрмә тартып кашына,Күлмәкнең киеп агын,Быелгы яшь үләнгәСак кына баскан чагы.Чәчләрендә ак нурларБиешә тыйнак кына.Үтә җилләр, күлмәкнеҖиңелчә сыйпап кына.Табаннарына йогаҮләннең яшел суты.Баш очында...

Сөрмә тартып кашына,
Күлмәкнең киеп агын,
Быелгы яшь үләнгә
Сак кына баскан чагы.
Чәчләрендә ак нурлар
Биешә тыйнак кына.
Үтә җилләр, күлмәкне
Җиңелчә сыйпап кына.
Табаннарына йога
Үләннең яшел суты.
Баш очында ал кояш –
Мәңгелек яшәү уты.
Бөтерелде-әйләнде
Кыз тирәли күбәләк.
Учын сузды кыз аңа,
Яшь үләнгә чүгәләп.
Ә күбәләк... Күбәләк
Лепердәтеп канатын
Очып менде югары.
Кунып калку күкрәккә
Тынып калды... Шул бары.
Әсир итте җанымны
Күбәләкле шул рәсем.
Бу болыннан мин бүген
Китә алмам, күрәсең.
 

Рәшит БӘШӘР


Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №2, 2022 ел.

Комментарийлар