Логотип «Мәйдан» журналы

Мизгел генә

Тарих өчен кеше гомереБары бер мизгел генә.И, Кешем, шушы мизгелдәБулсаңчы сизгер генә…Тарих үзе дә галәмдәБары бер мизгел генә.Ялкындай йота кешене,Хәлеңне сиздер генә…Серле мизгел кеше өченКабатланм...

Тарих өчен кеше гомере
Бары бер мизгел генә.
И, Кешем, шушы мизгелдә
Булсаңчы сизгер генә…
Тарих үзе дә галәмдә
Бары бер мизгел генә.
Ялкындай йота кешене,
Хәлеңне сиздер генә…
Серле мизгел кеше өчен
Кабатланмас төш кенә…
Шул мизгелне озайтырга
И, Кешем, тап көч кенә…
…Тарих өчен кеше гомере
Бары бер мизгел генә.
Матур төшең бүленмәсен,
Кешем, бул сизгер генә!
 

Әмир МӘХМҮДОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

Комментарийлар