Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә педагогия көллиятендә “Әдәби туган як” исемле фәнни-гамәли конференция узды (ФОТОЛАР)

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укы...

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү мәктәпләре, мәктәпкәчә тәрбия бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары арасында “Әдәби туган як” исемле республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
img_0595-1
Чараның татар драматургы һәм язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Әминовның тууына 95 тулу уңаеннан оештырылуы очраклы гына түгел. Язучы Минзәлә белән бәйле - биредә ул педагогия училищесын тәмамлаган, аның иҗат иткән әсәрләрен Минзәлә театры артистлары сәхнәгә куйган. Бу юлы да артистлар авторның “Тамырлар” спектакленнән өзек күрсәтте.
gw2gjcqpskk_m
Килгән кунакларны иң беренче Муса Җәлил музее каршы алды. Бу музей легендар шәхес истәлеген кадерләп саклый. Каһарман шагыйрьнең кулъязмалары, аның турында архив материаллары, гаиләсе һәм аның нәсел дәвамчылары турында кызыклы мәгълүматлар, фотолар - барысын да күрергә була әлеге музей бүлмәсендә.
img_0575_m
tnxmijiulqu
Конференцияне Минзәлә педагогия көллияте директоры, шул ук вакытта әлеге чараны оештыру комитеты рәисе Ринат Ибраһимов ачып җибәрде:
-Быел бу бинада бишенче тапкыр шундый республикакүләм әһәмияткә ия булган чара уза. Эш нәтиҗәләре билгеле – инде китабыбыз да басылып чыкты. Татар телен үстерүгә юнәлтелгән бу конференция эшендә уңышлар телим, - диде ул чыгышында.
Конференциядә “Мәйдан” журналы коллективы хезмәткәрләре дә катнашты.
Чара биш секциягә бүлеп дәвам итте. Конференция кысаларында укытучылар һәм тәрбиячеләр Юныс Әминов, шулай ук үзләренең якташ язучы-әдипләренең иҗат эшчәнлеге, әдәбият дөньясында биләгән урыннары һәм аларның тормыш юлын чагылдырган фәнни эшләр белән чыгыш ясадылар. М.Җәлил, М.Юныс, Җ.Дәрзаман, Ю.Әминов, В.Казыйханов, Мөҗәһит, Л.Садриева, Ф.Сафин, Н.Гыйматдинова, Р.Аймәт, Ш.Җиһангирова кебек танылган каләм әһелләре белән рәттән әле үсеп килүче, киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган каләм тибрәтүчеләр иҗаты да яктыртылуы бу чараның чыннан да татар әдәбияты өчен бик кыйммәтле булуын исбат итә.
8tjh96pvuwg_m
Килгән кунакларны көллиятннң китапханәсендә Юныс Әминовның драматург буларак эшчәнлеге белән, тумышы белән Әгерҗе ягыннан булган язучының тормыш юлы ничек Минзәләгә, Минзәлә драма театрына килеп бәйләнүе, аның әсәрләренә куелган спектакльләр турында мәгълүмат бирелде. Экспонат буларак сакланучы афишаларны карау мөмкинлеге тудырылды.
he0qxyhx-lc
Барлык катнашучыларның чыгышлары тыңланып беткәч, көллиятнең актлар залында гомуми нәтиҗә ясау булды. Анда бу чарага һәм "Әдәби туган як" темасына багышланган чыгышларга карата "Мәйдан" журналы хезмәткәрләре үз бәяләрен бирде. Журналның баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов М.Җәлил музеена Муса Җәлилнең беренче юбилеена багышланган 1966 елгы "Совет мәктәбе" журналын тапшырды. 50 ел элек чыккан бу журнал Актаныш районы Кыркаентүбә авылы мулласы Мулланур Мөхәммәтшин йортының чормасыннан табылган.
img_0599_m
Конференцияне оештыру комитеты әгъзасы, Минзәлә педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Мирзанур кызы Гыйлаҗетдинова чарага йомгак ясап, аның уңышлы узуын билгеләп үтте. "Әдәби туган як" республика фәнни-гамәли конференциясен алга таба да үстерү, анда яңалыклар кертү буенча эшләр алып барылуы турында белдерде.
Милли үзаңны үстерүгә, халкыбызның рухи чишмәсен баетуга, тарихи ядкарьләребезне барлап, аларны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга юнәлтелгән бу чараның әһәмияте, чыннан да, зур.
Алга таба да шушы зур эшегездә уңышлар теләп калабыз.
 
img_0602_m
 
 
 

Комментарийлар