Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев тормыш иптәше белән үткәргән соңгы минутларын искә алды

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева озакка сузылган каты авырудан соң арабыздан китте. 16 ноябрьдә татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты....

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева озакка сузылган каты авырудан соң арабыздан китте.
94049bb14b5a1269e8a294a61e039a5e
16 ноябрьдә татар җәмәгатьчелеге аны соңгы юлга озатты. Мәрхүмә белән хушлашу Казанның “Мәрҗани” мәчетендә узды. Дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр, дин әһелләре аның рухына дога кылып, җеназа намазы укыды.
“Сәкинә саубуллашып, рәхмәт әйтеп китте”
Сәкинә һәм Минтимер Шәймиевлар 57 ел бергә гомер иткәннәр. Хушлашу чарасында Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе җеназа намазы алдыннан үзенең хәләл җефете белән үткәргән соңгы минутларын искә алды.
- Кичә генә аның янында хастаханәдә булдым, бер-беребезгә карашып азрак сөйләшеп утырдык. Шуннан соң мин аңладым, озак яши алмас – дип уйлап куйдым. Баш табиб белән киңәшләштем. Күңелем сизде, кичә эштән соң хастаханәгә улларым Айрат белән Радикны һәм Сәкинәнең бертуган сеңлесе Асияны чакырып китердем. Бергәләшеп кичке сәгать унга кадәр сөйләшеп утырдык. Шул рәвешле Сәкинә янына кереп “саубуллаштык”. Күзен ачмый ята иде, без янына килеп басуга акрын гына күзләрен ачты. Башын иеп “рәхмәт” – дип пышылдады. Иреннәренә карап укыдык бу сүзне, ишеттек. Шулчаклы күңелдә калды әлеге сүзләр, колагымда яңгырап тора.
Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр. Аллаһы Тәгалә күпме гомер биргән, шуның кадәр яшисең. Сәкинәнең үзеннән-үзе шулай хушлашуы яхшы булды. Ул төнне йоклап булмады, иртән кайчан шалтыратырлар һәм нәрсә әйтерләр икән дип көтеп яттым. Табибларга иртәңге якта үзем шалтыраттым, “үзгәрешләр юк, барысы да кичәге кебек”, дип әйттеләр. Ун минутта чит илдән Рөстәм Нургалиевич кайгымны уртаклашып шалтырата. Ун минут аралыгында ул әле исән булган. Президентыбызга кайгылы хәбәрне ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров хәбәр иткән. Менә шулай Сәкинә арабыздан китеп барды, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе кайгы уртаклашкан, Мәрҗани мәчетенә хушлашуга җыелган кешеләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.
- Сәкинәне республика халкы белә, чөнки бергә гаилә корып яши башлавыбызга 57 ел. Безнең бөтен эшебез, тормышыбыз халык күз алдында. Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Аның хакында сөйләве дә авыр, истәлекләр бик күп. Ул аш бүлмәсенә соңгы көннәренә кадәр берәүне дә кертмәде. Авырган чакта да, йөри аламы, юкмы, гел үзе ашарга әзерләп, мине эшкә озатып җибәрә иде. Андый әйберләр онытыла торган түгел.
Аның кадерен белеп, истәлеген саклап яшәү минем өчен мөһим.
Шуны да әйтәсем килә, тормышта бик күп билгеле, танылган кешеләрне соңгы юлга озаттык. Кешенең бу дөньядан китүе җомга көнгә туры килсә, Сәкинә һәрвакыт миңа: “Иии, изге кеше булган икән. Ярый әле җомга көнгә туры килде” – дип әйтә иде. Гел кабатлады шул сүзләрне, менә үзе дә җомга көнне безне ташлап китте.
Һәрберебез дә яраткан кешебезне үзебезчә бәялибез. Аллаһы Тәгалә һәркемгә бер-беребезне аңлау, бергәләп балалар тәрбияләү насыйп итсен. Калганы үзебездән тора. Гомер узган саен тормышның әһәмиятен, бәясен аңлый башлыйсың.
Шул ук вакытта барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт, аның белән фикерләштем. Сәкинәне изге җомга көнендә күмәргә хәл иттек. Кем озату чарасына килде, барыгызның алдында баш иеп рәхмәт сүзләре әйтәм.
Гомер – бер мизгел, күпме генә яшәсәк тә, аз кебек тоела. Сәкинәгә 79 яшь иде, - дип искә алды ул.
 
Фото: Рамил Гали
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/s-kin-saubullashyp-r-khm-t-ytep-kitte-mintimer-sh-ymiev-tormysh-ipt-she-bel-n-tk-rg-n-so-gy-minutlar/

Комментарийлар