Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев милли сәясәт мәсьәләләре көн саен барыбызны да борчый, дип әйтте

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2025 елга кадәр РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясе әһәмиятен билгеләп узды. Фото: president.tatarstan.ru“Милли сәясәт мәсьәләләре көн саен барыбызны да...

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2025 елга кадәр РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясе әһәмиятен билгеләп узды.



9866 Фото: president.tatarstan.ru


“Милли сәясәт мәсьәләләре көн саен барыбызны да борчый”, - дип белдерде Казан Кремлендә узган утырышта ясаган чыгышында.

Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясенә кертелгән үзгәрешләрне хуплавын әйтте. “Стратегиягә җитди үзгәрешләр кертелгән. Минем бу документка шикаятьләрем юк, үзгәрешләрне хуплыйм. Стратегияне гамәлгә ашыру буенча яхшы гына чаралар планы әзерләнгән”, - диде.
 
Тиздән федераль чаралар планы киләчәген искәртте. “Үзебез өчен дә, федераль үзәк өчен дә конструктив тәкъдимнәр әзерлик. Бу искиткеч документ. Милли сәясәт мәсьәләләре көн саен барыбызны да борчый. Алга үсеш алырга кирәк, шуңа күрә моның белән яшибез дияргә була. Тел проблемаларын инде күп кичердек”, – дип әйтте.
Дәүләт Киңәшчесе документ белән җентекләп танышырга киңәш итте. Указ 6 декабрьдә чыкканнан соң, инде бер атна вакыт узганын искәртте. Тәкъдимнәр кертү эшен озакка сузмаска киңәш итте. “Документ буенча сораулар күп булуы яхшы, чөнки яхшыга үзгәрергә телибез. Күп милләтле, күп конфессияле илдә гади карарлар була да алмый”, - диде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177062/

Комментарийлар