Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим иттеләр

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим итте. Презентация барышында алдан әзерләнгән тапшы...

"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Шаян" татар балалар каналы проектын тәкъдим итте. Презентация барышында алдан әзерләнгән тапшыру өзекләре күрсәтелде.
kanal-det
 
ТНВ концепциясе нигезендә, телеканал 3 яшьтән башлап балалар аудиториясен колачларга тиеш. Аның кысаларында белем бирү, күңел ачу, мәгариф программалары әзерләү планлаштырыла. Шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән популяр анимацион фильмнарны күрсәтү дә күздә тотыла.
Проект авторлары аның тәүлек буе эшли алуын белдерде. Татарстан президенты беренче эш елында аның тәүлек буе эшләве мәҗбүри түгел, дип әйтте. Проект нигезендә тапшыруларда урыс телендә субтитрлар да каралган.
Idel.Реалии хәбәр иткәнчә, әлегә сүз интернет-тапшыру турында бара. "Шаян" каналы эшен февраль аенда ук башларга мөмкин, башта ул көненә 30 минутлык тапшырулар чыгарачак. Презентациядә катнашучылар телеканалны кабель телевидениедә дә күрсәтү мәсьәләсен күтәрде.
 
Татар телендә балалар телеканалын булдыру идеясе күп еллар элек үк күтәрелгән иде. 2009 елда ачылган "Яшь ТНВ" каналы аерым, мөстәкыйль балалар каналы булып эшләп китә алмады. Шул ук вакытта башкорт һәм кырымтатар телендә эшләгән балалар телеканаллары бар.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар