Логотип «Мәйдан» журналы

Мина куелу турында хәбәр буенча «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр

Шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәргә таянып, «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хез...

Шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәргә таянып, «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
0666 Фото: vk
Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.
Сәүдә үзәгенә барлык ашыгыч хезмәтләрнең экипажлары юл тота. Хәзерге вакытта бина әйләндереп алынган, урында полиция хезмәткәрләре һәм дүрт кинолог эшли.
Комплекстан барлык сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мина куелу турындагы хәбәр буенча "Сувар Плаза" сәүдә үзәгеннән 600 кешене эвакуацияләгәннәр.
Полицейскийлар килгән хәбәрне тикшерә, шулай ук шалтыраткан кешенең шәхесен ачыкларга омтыла.

Комментарийлар