Логотип «Мәйдан» журналы

Мин табышмак чишәм

Мөдәррис Әгъләмов шигыре.

Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан;
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.
Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан;
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.
 
Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан;
Чиркәүләргә нигез булып яткан
Бабамнарның кабер ташларыннан.
 
Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп әнкәм мине тапкан.
 
Тапкан табышмакка җавап итеп, —
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.
 
«Үзе атлап йөрсен, дөнья күрсен» —
Еллар минем аяк-кулны чишкән;
«Тапкырлыкның татлы тәмен белсен»
Туган халкым сөйләр телем чишкән.
 
...Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан;
Хәзер инде дөнья, чишәр өчен,
Үз алдыма табышмаклар куйган.
 
Мин дә җавап эзлим әткәм кебек,
Мин табышмак чишәм нәселемә.
Аяк-кулын вакыт чишәр аның,
Сөйләр телен кемнәр чишәр менә…
 
Мин табышмак чишәм нәселемә.
 

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

 

Фото: vk.com

 

 


«Мәйдан» №10, 2021 ел.

 

Комментарийлар