Логотип «Мәйдан» журналы

Мин сине шундый сагындым

Мин сине шундый сагындымЛуиза Батыр-Болгари көеМин сине шундый сагындым,Сизәсең микән шуны?Ак бураннар урап алса,Табарсың микән юлны?Син дә шулай сагына калсаң,Карама җилләренә.Җыр булып килеп керерсе...

Мин сине шундый сагындым


Луиза Батыр-Болгари көе
Мин сине шундый сагындым,
Сизәсең микән шуны?
Ак бураннар урап алса,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә.
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә.
Мин сине шундый сагындым,
Күзләрем шуңа моңлы.
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны.

Фирая ЗЫЯТДИНОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) dashu83 - ru.freepik.com

Комментарийлар