Логотип «Мәйдан» журналы

Мин йолдызлы күктән җиргә төштем…

Мин йолдызлы күктән җиргә төштем…Күрәсезме, мин бит җир кызы!Күзләремә нурын алып төштемКүктәге иң якты йолдызның.Мин күкләрдә калган булыр идем,Төштә күреп җирдә чагымны.Күккә карап миңа күзен кыскан...

Мин йолдызлы күктән җиргә төштем…
Күрәсезме, мин бит җир кызы!
Күзләремә нурын алып төштем
Күктәге иң якты йолдызның.
Мин күкләрдә калган булыр идем,
Төштә күреп җирдә чагымны.
Күккә карап миңа күзен кыскан
Җир егетен өзелеп сагындым!
Мин сыендым аның куенына,
Кайнар кочагында эредем…
Йөрәгендә олы сөю йөрткән
Йолдызы мин хәзер җиремнең!
Күктә йолдыз булу җиңелрәк,
Һәр төн ява йолдыз яңгыры…
Башкаларны кабатламый гына
Җирдә йолдыз булу – авыры!

Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА


Фото: vk.com







«Мәйдан» журналы архивынан (№12, 2021 ел)







Комментарийлар