Логотип «Мәйдан» журналы

Мин дөресен сөйлим

Мин дөресен сөйлим:Җирдә күп кешенеңялгышларын күрәм,Үземнекен белмим.Ялгышымны күрсәтүчеләргәОзын гомер телим. Мин бер матур кызны беләм,Яшерен сөеп йөрим.Кара күзе өчен сөям,Курнос борынын сөйм...

Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең
ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.
 
Мин бер матур кызны беләм,
Яшерен сөеп йөрим.
Кара күзе өчен сөям,
Курнос борынын сөймим.
 
Җирдә күп кешене сөям,
Һәм шулай ук
Мин күпләрне сөймим.
Ләкин дөресен сөйлим:
Мин берәүне –
мине сөймәгәнгә сөям
Һәм берәүне –
сөйгән өчен сөймим.
 
Йолдызларның
төнлә януын беләм.
Алар күпме? – Белмим.
Ләкин шул ук йолдызларның
Миннән соңгы гашыйкларга
Калуларын телим.
 
Мин үземнең ничек тууымны
Хәтерләмим, белмим.
Ләкин беркөн үләсемне беләм,
Мин үлемне сөймим.
Тик үземә җиңел тормыш түгел,
Җиңел үлем телим.
Мин дөресен сөйлим!
 

Рәдиф ГАТАШ


Фото: http://old.yalkyn.com/





«Мәйдан» №3, 2021 ел.




 

Комментарийлар