Логотип «Мәйдан» журналы

Мин дә күрмиммени?

Син күргәнне мин дә күрмиммени?Күргән – йөрәккәйне телмимени??Тик... мин Җирнең ул кояшсыз ягынӘйләнебрәк үтәр юллар эзлим. Авыр уйлар төксе чырай кебек –Юатмыйлар гел елмаеп-көлеп.Без соң елатыр...

Син күргәнне мин дә күрмиммени?
Күргән – йөрәккәйне телмимени??
Тик... мин Җирнең ул кояшсыз ягын
Әйләнебрәк үтәр юллар эзлим.
 
Авыр уйлар төксе чырай кебек –
Юатмыйлар гел елмаеп-көлеп.
Без соң елатырга килдекмени
Гел чаң сугып, гел караны күреп?
 
Уятырга дисең... Уянырга –
Теләк юкта кемнәр ишетер ул?
Бөркетләрне – бөркет, көртлекләрне
Көртлек кенә тиңләп иш итәр ул...
 
Мин бу Җирнең кояшлырак ягын
Эзләп йөрим бүген. Анда җылы.
Күшеккәннең күңеле моңлы да ул,
Тик бәхетсез аның гомер җыры...
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 10, 2022 ел 

Комментарийлар