Логотип «Мәйдан» журналы

Милли музейда татар символикасы төшерелгән яңа ел бүләкләре ярминкәсе оештырыла

Быел Татарстанның Милли музеенда “Музей базары” яңа ел бүләкләре ярминкәсендә татар символикасы төшерелгән сувенирларның төп нөсхәсе коллекциясен күрсәтәчәкләр. Фото: Солтан Исхаков14 һәм 15 декабрьдә...

Быел Татарстанның Милли музеенда “Музей базары” яңа ел бүләкләре ярминкәсендә татар символикасы төшерелгән сувенирларның төп нөсхәсе коллекциясен күрсәтәчәкләр.


3061 Фото: Солтан Исхаков


14 һәм 15 декабрьдә мәдәни яңа ел программасы тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәләр, балалар һәм фольклор коллективлар чыгышы, мастер-класслар һәм фотозоналар булачак.
“Музей базары” кысаларында 14 декабрьдә “Музей сувениры” республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Аны оештыручылар Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча Дәүләт комитеты, Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Музейлар ассоциациясе һәм танылган сәнгать белгечләре.
Яңа ел күргәзмәсендә XVIII һәм XIX гасырларда популяр булган сирәк уенчыклар тәкъдим ителәчәк. Музей кунаклары борынгы сәгатьләр коллекциясен дә күрә алачак.

  • Җиде ел дәвамында Татарстанның Милли музее халык һөнәрләрен саклау һәм үстерү максатыннан күргәзмәләр оештыра.


Милли музей яңа ел чараларына кунакларны 31 декабрьгә кадәр көтә. Ә 2019 елның 2 гыйнварыннан музей көн саен эшләячәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/14/177065/

Комментарийлар