Логотип «Мәйдан» журналы

Милли китапханә авыл тарихларына багышланган китапларны бишәр данә итү өчен тырышачак

Татарстан Милли китапханәсе авыл тарихларына багышланган һәр китап биш данә булуы өчен тырышачак. Бу хакта директор урынбасары Ирек Һадиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.Ул документларның...

Татарстан Милли китапханәсе авыл тарихларына багышланган һәр китап биш данә булуы өчен тырышачак. Бу хакта директор урынбасары Ирек Һадиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.milli-kitap
Ул документларның мәҗбүри нөсхәсе турында законны искәртте. «Һәр чыккан басма продукция китапханәгә өч данә бушлай килергә тиеш. Мәҗбүри нөсхә дип атала. Күпчелек наширләр бу законны үти, шуңа күрә Татарстан территориясендә, якын-тирә республикаларда да Татарстан заказы буенча чыккан китаплар китапханәгә өчәр данә бушлай килә, ләкин бу законны үтәмәгән нәшриятлар да була», — диде.
Ирек Һадиев әйтүенчә, кайберәүләр законны белми, шуңа күрә китапханәгә тапшыру турында уйламый.
«Яңа ел алдыннан телевидениедә дә бу темага чыгыш ясадым. Район газеталарына да мөрәҗәгать иткән идек. Хәзер китапларны әкренләп китерә башладылар. „Тукта, мин китапханәгә бирмәдем бит әле“, — дип, моны аңлап кабул итүче авторлар булуы шулкадәр сөендерә. Бу китаплар Милли китапханәдә озак еллар сакланачак бит», — диде.
Ирек Һадиев соңгы 20-30 ел эчендә төбәкчелек эше тагын да активлашканын билгеләп узды.
«Бу китапларга хәзер тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез, җитмәгән данәләрен тулыландырырга кирәк. Мәсәлән, кайберләре бер генә экземпляр, ким дигәндә, өчәү булырга тиеш. Гомумән алганда, биш данәдән дә ким булмасын дигән кагыйдә куябыз, закон буенча өч данәсен бирсәләр дә, калганнарын авторлар белән элемтәгә кереп, сатып алырга кирәк», — диде.
 

Фото: Рамил Гали


https://tatar-inform.tatar/news/society/14-01-2021/milli-kitaphan-avyl-tarihlaryna-bagyshlangan-kitaplarny-bish-r-dan-it-chen-tyryshachak-5798972

Комментарийлар